tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева рухына җеназа намазы укырга Мәрҗани мәчетенә җыелды
Татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева рухына җеназа намазы укырга Мәрҗани мәчетенә җыелды

Татар җәмәгатьчелеге Сәкинә Шәймиева рухына җеназа намазы укырга Мәрҗани мәчетенә җыелды

Бүген Казанда Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваны соңгы юлга озаталар. Татар җәмәгатьчелеге Мәрҗани мәчетенә аның рухына дога кылып, җеназа намазы укырга җыелды. Бирегә мәрхүмәнең җәсәдын алып килделәр.
  • Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә Шәймиева озак вакытка сузылган авырудан соң бүген, 16 ноябрьдә, вафат булды.

“Бүген җомга көн, шушы изге көндә Сәкинә ханым рухына дога кылырга җыелдык. Халык бик күп, бергәләп укыган догалар мәрхүмә рухына барып ирешсен. Урыны җәннәттә булсын”, – диде Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль Бикинин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175246/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*