tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты
Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты

Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, журналист Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты. Шагыйрь яшәгән йорт янында, мәрхүмгә багышлап, җеназа намазы укылды.

  • Озакка сузылган каты авырудан соң, балалар язучысы, озак еллар “Татарстан” радиосында эшләгән мәшһүр журналист, баш мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман 25 февральдә вафат булды.

“Җәүдәт Дәрзаманның балалар өчен язган әсәрләре күп буыннарны тәрбияләде. Менә шуның белән генә дә ул халкыбыз күңеленә кереп калгандыр. Язучылар арасында ул үзенең иҗаты белән генә түгел, ә яшәеше белән дә истә калды. Аны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Ул – хөр күңелле, самими кеше иде”, – диде ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга шагыйрьләр һәм язучылар Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Зиннур Мансуров, артистлар Равил Шәрәфиев, әдәбият галимнәре, хезмәттәшләре, туганнары, аны белгән якын кешеләр килгән иде.

 

  • Җәүдәт Дәрзаман 1945 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туган.
  • Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен, аңа 1994 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм 2002 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. «Күзле кычыткан» исемле шигырьләр һәм әкиятләр китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була (2001).

 

Марат Мөбарәкшин

tatar-inform.tatar

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*