enrutat
Баш бит / Татар журналистлары милләтнең үсеш стратегиясе эскизына үз тәкъдимнәрен җиткерде
Татар журналистлары милләтнең үсеш стратегиясе эскизына үз тәкъдимнәрен җиткерде

Татар журналистлары милләтнең үсеш стратегиясе эскизына үз тәкъдимнәрен җиткерде

  • Катнаш никахларны хупламау,
  • Россия төбәкләрендәге татар матбугатын саклап калу, үстерү юлларын эзләү,
  • татар яшьләренең аерым хәрәкәтен булдыру,
  • Сабан туйлары уеннарын билгеле бер стандартларга салу,
  • татар көрәшен таныту һәм көрәш батырларына төп бүләкне тапшыру үзенчәлекләре,
  • татар спортын үстерү,
  • татар дәүләтчелеге мәсьәләләре,
  • элмә такталар аша туган телгә мөнәсәбәт чагылышы,
  • татар кадрларын туплау,
  • яучылык институтын торгызу,
  • саф татар телен булдыру өстендә эшләү кебек мәсьәләр турында бүген татар журналистлары Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуда фикер алышты.

Бүген Татарстанның радио- телевидение, басма һәм электрон матбугат журналистлары Бөтендөнья татар конгрессында җыелды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узган очрашу Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланды. Каләм әһелләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы һәм аны кабул итүгә китерәчәк эш барышы белән танышканнан соң, очрашуда катнашучылар фикер алышуга кереште.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов фикеренчә, Татар халкының үсеш стратегиясе шигарен барлык татарларга да аңлавы кыенрак. “Кем МИН-ТАТАР булмагач” дигән исем исем астында язылган документның асылын бары тик татар телен яхшы белгән кеше генә аңлый, “булмагач” сүзе тискәре хисләр уята, — дип белдерде Рәмис Латыпов. Аның фикеренчә, татарның үсеш юлларын билгели торган документ “Алга!”, “Без булдырабыз” кебек шигарьләр мисалында чәчрәп торырга тиеш.

Әлеге шигарьдә заман таләпләре буенча, провакацион эчтәлек ятуын “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров хуплап чыкты. “Бүгенге заманда кешеләрнең игътибарын провакация алымы белән тартып алсаң гына, халык кымшанып китә. Исемнең нәкъ менә кешенең күңел кылларына чиертеп ала торган итеп язылуын уңай дип бәялим”, — дип белдерде ул. Татар җыелса я хәреф хатасы эзли, я исем тикшерә – безнең максат башкада, дип әлеге сүз куертуны “нәтиҗәле” сөйләшүгә Данил Сәфәров борды. “Матбугат.ру” сайты мөхәррире фикеренчә, документның төп эчтәлегенә игътибарны юнәлтү зарур.

“Кеше кайчан да булса әлеге сорауга җавап бирергә тиеш. Стратегик документның исеме битараф калдырмый икән, димәк татар уяна башлаган”, — дип милләтнең таяныч ноктасы булачак документның бүгенге көндә тәкъдим ителгән шигарен Васил Шәйхразиев хуплавын әйтте.

“ТНВ” теле-радиокампаниясенең башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләү белән шөгыльләнүче эшче төркем составында татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдәге актив милләттәшләребез дә булырга тиеш дигән тәкъдиме белән бүлеште. Шулай ук татарның дәүләтчелек мәсьәләсен документ нигезенә салу, керәшен халкына кагылышлы сорауларны кузгату кебек фикерләре белән бүлеште.

“Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов милләтнең үсеш юлларын күрсәтә торган документның 2050 елга кадәр озак вакыт аралыгын колачлавы борчыганлыгын әйтте. Шулай ук мөхәррир фикеренчә, татар яшәгән тирәлектә татарча мохит урнаштыру мөһим. “Элмә такталар аша туган телгә карата мөнәсәбәт формалаша. Ни өчендер русча хата ясарга ярамый, ә татарча ярый дип килеп чыга. Әлеге өлкәдә тәртип урнаштыру механизмнары эшләнергә тиеш”, — дип саный ул.

Бүгенге көндә татарчалашмаган җәмгыятьтә яшибез, күп өлкәдә татарча белә торган белгечләр юк. Татар дөньясына заманча технологияләр кертергә, татар кадрларын бергә туплап, аралаштырырга кирәк, дип саный “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы татар редакциясенең шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева. Шулай ук стратегик документ эчтәлегендә яучылык институтын торгызу да ятырга тиеш, дип үз тәкъдимнәрен яңгыратты ул.

Шулай ук төбәкләрдә татар матбугаты торышын үстерү, “Шәрыкъ” клубы мисалында яки башка төрле яшьләрнең аерым хәрәкәтен булдыру, милли спорт төре-көрәшне пропагандалау, Сабан туйлары уздырганда милли уен төрләре стандартларын булдыру, Алтын Урда тарихын, милли әдәбиятны дөньяга таныту, бөек шәхесләребезгә һәйкәлләр ачу аша татар милләтен таныту механизмнарын эшләргә кирәк дигән фикерләр яңгырады.

Журналист Римзил Вәлиев фикеренчә, бүгенге бүгенге татар матбугаты милләт темасын һәрдаим яктыртып торырга тиеш. Татар халкының үсеш стратегиясе темасы бүгенге көндә иң актуль темаларның берсе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә үз микростратегияләрен булдыра ала, әйдәгез бергәләшеп фикерләшик, дип каләм әһелләрен  стратегик документ төзү эшендә катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*