tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар җыры – 2013” җиңүчеләре
“Татар җыры – 2013” җиңүчеләре

“Татар җыры – 2013” җиңүчеләре

Казанда, “Пирамида” күңел ачу комплексында, “Татар җыры-2013” бәйгесе узды. Анда “Алтын барс” сынын быел 69 җырчы дәгъвалаган. Җиңеп чыгучылар түбәндәгеләр:

«Ел ачышы» номинациясендә «Сөйгәнең кем» җыры белән Рамил Галимҗанов;

«2013 елның музыкаль ташкыны» номинациясендә «Ак күлмәкләрем» җыры белән Алина Даутова;

«Иң яхшы танцеваль проект» номинациясендә «Ярату» дигән җыры белән Мәликә;

“2013 елның романтик җыры” номинациясендә «Чын күңелдән килә сөясем» җыры белән Илдар Әхмәтов;

«Иң яхшы альбом» номинациясендә «Мәхәббәт күзләреңдә» альбомы белән Ландыш Нигъмәтҗанова;

“Яшьләр проекты” номинациясендә «Син бит ул» җҗыры белән Илназ Гарипов;

«Хит-парадлар лидеры» дигәнендә «Кирәк түгел» җыры белән Эльмира Сөләйманова;

«Кабатланмас тавыш» номинациясендә “Сине эзлим» җыры белән Илшат Хәмәдиев;

«Татар радиосының махсус бүләге» номинациясендә “Үкенмичә яшик узганга” җыры белән Илназ Бах;

«Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә “Яратып кавышканнар җыры белән ”Рәсим Низамов һәм «Соңладың” җыры белән Зәйнәп Фәрхетдинова;

«Халык мәхәббәте» номинациясендә “Өн белән төш арасында” җыры белән Нәфкат Нигъмәтуллин һәм «Син дөньяда яши дисәләр» җыры белән Хәния Фәрхи;

«2013 елның иң популяр җыры» номинациясендә «Син кирәк» җыры белән Ришат Фазлыйәхмәтов һәм «Бәхет гөлем» җыры белән Алина Сафиуллина;

“Татар җыры легендасы» номинациясендә “Галигә барам әле» җыры белән Хәмдүнә Тимергалиева;

«Иң яхшы дуэт» номинациясендә «Бер картлыкта — бер яшьлектә» җыры белән Хәмдүнә Тимергалиева — Мөнир Рахмаев;

«Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә «Синең күзләр нигә моңсу» җыры белән Ринат Рәхмәтуллин;

«Иң яхшы видеоклип» номинациясендә «Минем белән кал әле» җыры белән Раяз Фасихов;

«Иң яхшы эстрада-җыр театры» номинациясендә Гүзәл Уразова коллективы;

«2013 елның иң яхшы хиты» номинациясендә – «Эх, гомер итәбез» җыры белән Фирдүс Тямаев;

«TMTV каналының махсус бүләге» номинациясенә Айдар Галимов;

«Ел җырчысы» номинациясендә – Салават Фәтхетдинов бүләкләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*