tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча бланманже
Татарча бланманже

Татарча бланманже

Кукмара шәһәре “Намус” кафесында “Ак калфак”лылар чираттагы утырышка җыелдылар.

Анда күршеләребез  Нократ Аланыннан “Дуслык” газетасы мөхәррире, Нократ төбәге “Ак калфак” оешмасы рәисе  Шәмсия Хәлимова, Байлангар авылы  “Ак калфак” оешмасы  әгъзалары да  катнашты.

Утырышның  беренче өлешендә “Туган телне саклау кем кулында?” дигән темада фикер алышулар булды. Бүгенге вәзгыятьтә туган телебезне саклау гаиләдән башланырга тиеш дигән фикер ачык яңгырады. Аны мәктәпләрдә дәүләт теле буларак өйрәнүгә бирелгән дәресләрне тагы да нәтиҗәлерәк итеп үткәрүнең дә мөһимлеге азсызыкланды; телне саклау буенча Бөтендөнья татар конгрессы мөрәҗәгате белән дә таныштык. 2018 елның Ч.Айтматов елы буларак үткәреләсе чаралар белән танышып, үзебездән дә мөмкин кадәр өлеш кертергә дигән фикергә килдек.

Икенче өлештә Зөмәрә  ханым Җиһаншина  татар халкы борынгыдан бик яратып әзерли торган бланманже турында мәгълүмат бирде. Баксаң, ул француз ризыгы икән. ”blank-manqer», “белое кушанье”, тәрҗемәдә  “ак тәгым” дип аталган. Европада аны 12 гасырларда ук десерт буларак әзерләгәннәр. 1812 елда, руслар  Парижны алгач,башка татлы ризыклар белән бергә бланманже да Россиягә кайткан. Тора – бара ул  Европада гына түгел, Америка аристократлары арасында да популярлашкан. Бланманжены гадәттә югары катлам кешеләре өчен әзерләгәннәр. Чөнки аны сөт өсте, шикәр, дөге оныннан ясаганнар. Соңыннан дөге онын желатин алыштырган. Пушкин да бланманжены бик яраткан. 1883 елда ул “Барышня-крестьянка» әсәрендә искә алган.

Хәтерләсәгез, бланманже Г.Камалның “Банкрот” комедиясендә дә искә алына. Хәзерге вакытта бланманженың рецептлары күп төрле. Соңгы елларда татар халкы бу ризыкны яратып табыннарга куя. Ләкин без аны үз исеме белән атамыйбыз икән бит. Яңача исеме дә юк. Суфле дип әйтмәк булалар, әмма бланманже суфледан тәмлерәк. Димәк, бланманже исемен яңадан куллана башларга кирәк. Менә шул максаттан “Ак калфак” әгъзасы Рафилә Фаттахова  бланманже пешерү буенча мастер-класс күрсәтте. Баксаң ,аны әзерләү бик җиңел икән. Барыбыз да бланманжены тәмләп карадык. Рафилә аны җир җиләге кушып әзерләгән иде. Бик тәмле килеп чыкты. Ә “Намус” кафесы безне искиткеч тәмле өчпочмак һәм чәй белән сыйлады. Менә шулай тагын бер утырышыбыз файдалы итеп узып китте. Утырышларыбызга рәхим итегез!

Бланманже ясау рецепты:

800гр кибет каймагы,

1 ст.шикәр комы,

Бер чеметем  лимон кислотасы.

Әзерләү:

1 ст. Суга 30 гр.желатин салырга һәм водяная баняда эретергә,

Каймакны, кушыласы җиләк-җимешне салып, блендер белән болгатырга,

Савытларга салып,туңдыргычка суытырга куярга. Өстен җиләкләр белән бизәргә була,яки шоколад уып  салырга.

Бланманжегыз тәмле булсын!

Минзәлия Әһлиуллина, Байлангар  авылы “Ак калфак” әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*