tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” акциясе Ерак Көнчыгышта башланып китте

“Татарча диктант” акциясе Ерак Көнчыгышта башланып китте

Ерак Көнчыгыштагы милләттәшләребез татар диктантын беренчеләрдән булып яздылар. Приморье краеның Артем шәһәрендә 6 кеше катнашты. “Без беренче тапкыр катнашабыз,” – ди алар. Барлык катнашучылар да өлкән яшьтә. Иң өлкәненә 87 яшь.

“Яшьләр катнашмады, чөнки күбесе татарча сөйләшми, татар теле дәресләрен үткәрергә белгеч юк. Без киләчәктә дә бу акциядә катнашачакбыз, безгә бик ошады,” – ди татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Фәния Хисамова. Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар»повестеннән өзек яза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*