tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” эшләре тикшереп бетерелгән
“Татарча диктант” эшләре тикшереп бетерелгән

“Татарча диктант” эшләре тикшереп бетерелгән

КФУ доценты Рузилә Сәлахова “Татарча диктант” эшләре тикшереп бетерелгәнен әйтте.

“Татарча диктант” акциясенең күпчелек эшләрен КФУ мөгаллимнәре тикшерде. Без инде барлык диктант эшләрен дә тикшереп бетердек”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Рузилә Сәлахова.

Аның сүзләренчә, иң күп киткән хаталар морфологик принципка карый. “Күбебез ишетелгәнчә яза, ирен гармониясенә бәйле хаталар, “ө” белән “о” хәрефен, “н” белән “ң” хәрефен бутау бар. Әмма коллегаларым быел хаталарның азрак булуын әйтте”, – диде ул.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/01/176246/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*