tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча диктант язучылар: Диктант үз көчебезгә ышану уятты!
Татарча диктант язучылар: Диктант үз көчебезгә ышану уятты!

Татарча диктант язучылар: Диктант үз көчебезгә ышану уятты!

Татарстаныбызны; барлык районнарында “ Татарча диктант” исеме астында акция үткәрелде.

Теләче районында “ Татарча диктантны” Теләче урта мәктәбе базаcында яздылар. Бу зур акциядә Теләче урта мәктәбе укытучылары, 9-11 сыйныф укучылары һәм Теләче авылының татар телен яраткан,телебезгэ битараф булмаган райондашларыбыз катнашты.

Сонгылары парталар артында татарча диктант язып, мәктәп елларын искә төшерделәр, хәтерләрен яңарттылар, яшьлектә булып алдылар.” Татарча диктант язу күңелләрне яшәртте, үз көчеңә ышану уятты, бу акция дәвамлы булсын,- дип теләде алар.

Акцияне уткәрудә Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Хәния Җиһангәрәева, Теләче мәктәбенең татар теле укытучылары, Теләче урта мәктәбенең милли белем буенча ди⁠ректор урынбасары Фатхрахманова Дания,Теләче жирлегенең конгресс әгьзалары,”Ак калфак”оешмасы әгьзалары катнашты. Акциядә барлыгы 107 кеше катнашты.

 

Алисә Давлетшина

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*