tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант”ны кем язар?
“Татарча диктант”ны кем язар?

“Татарча диктант”ны кем язар?

27 октябрь көнне бөтен татар дөньясында “Татарча диктант” үтәчәк. Казанда татарча диктантны 20 урында язачаклар, дөнья буенча барлыгы 200 урын булыр дип исәпләнә. Татарча диктантны онлайн яздыру да каралган, аны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештыра. Ә кемнәр язарга җыена? Без Айваз Садыйров, Фирдүс Тямаев, Ландыш Нигматҗанова, Ләйсән Гыймаева, Татар Малай, галимнәр, язучылардан ниятләрен сорадык.

“Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйров артистларны аерым тикшерүләрен тели
“Моңа кадәр “Татарча диктант”та катнашырга туры килмәде. Гадәттә, “Татарча диктант”ны ял көненә куялар. Ял көннәрендә мин шәһәрдә булмыйм. Шәһәрдә булган очракта да концертлар, банкетлар өчен калам. Бу очракта диктант “Татар радиосы” концерты көненә туры килә. Шуңа күрә быел да катнашып булмый”, – диде Айваз.

Айваз Садыров язучылар, журналистлар, артистларга акция буларак квалификация үтү чарасын оештырырга кирәклеген әйтте. “Халык сәнгать эшлеклеләренә үрнәк итеп карый, шуңа үрнәк булырдай яза белергә кирәк. Квалификацияне үтми икән, тагын да әзерләнебрәк килсен. Кешенең язарга өйрәнергә мотивациясе булырга тиеш. Яза белмәүчеләргә дәүләт ягыннан ниндидер чикләүләр кертергә мөмкин”, – диде ул.

Беренче татар блогеры Татар Малай “Татарча диктант”та өченче мәртәбә катнаша

“Мин бу акциядә ел саен катнашам. Беренче елны текстны Фәнис Җиһанша укыды. Диктант җиңел, бәйрәмчә узды. Үткән елны Йолдыз Миңнуллинаның текстны укырга әзерләнмичә килүе сизелде. Сүзләрнең язылышына карап үзе шаккатып торды. Диктанты укучы кеше яхшы дикцияле һәм әзерлекле булырга тиеш дип саныйм”, – диде Ринат Галиәхмәтов.

Татар Малай мәгълүмати яктан “Татарча диктант”ны күбрәк яктыртырга кирәклеген әйтте. “Диктант турында төрле сайтларда мәкаләләр бастырып чыгаралар. Акциядә кайсы илләр, нинди шәһәрләр катнаша икәнен билгеләп язулары яхшы. Тик шулай да, күп кеше үзебезнең республикада яшәп, “Татарча диктант”ның узганын белми дә кала. “Сторис”лар, постлар кертеп торырга кирәк. Шәхсән үзем кулдан килгәнчә диктантка реклама ясарга тырышам”, – дип әйтте ул.

Ландыш Нигъмәтҗанова мондый чара үткәрелүен белмәгән

“Кызганычка каршы, 27 октябрь көнне катнаша алмыйм. Ул көнне “Татар радиосы”ның концерты үтә. Моңа кадәр беркайчан да катнашканым булмады, чөнки мондый чара үткәрелгәнен белмәдем. “Татарча диктант” акциясен оештыруларына уңай карыйм, файдага гына булыр дип уйлыйм”, – диде Ландыш Нигъмәтҗанова.

Ләйсән Гыймаева: Кешегә мәгълүмат җитми

““Татарча диктант”ка бик теләп барыр идем. Тик ул көнне концертта катнашам. Безнең халыкның белемен арттыру, укыганнарын искә төшерү өчен яхшы чара. Моңа кадәр минем катнашканым булмады”, –  диде җырчы.

Җырчы, халыкка “Татарча диктант” турында мәгълүматны тарату чараларын эзләргә кирәклеген әйтте. “Кешегә мәгълүмат җитми, мәсәлән, мин үзем дә кайда, кайчан, ничек узасын белмим. Интернет челтәрендә рекламаны күбрәк ясарга кирәк”, – диде Ләйсән Гыймаева.

Язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла диктантсыз да белемле икәнен әйтте

“Мин “Татарча диктант”та катнашмыйм. Университетта да татар бүлегендә укыдым. Мин болай да бик белемле кеше. Мин диктанты оештыруга уңай карыйм, – диде язучы. – Бик озак еллар буена редакциядә эшләдем. Язучылар берлеге әгъзаләрен, хәбәрчеләрен аерым тикшерергә кирәк дип саныйм, чөнки күбесе сүзләрне дөрес язмый. Бу ярым шаярту инде”, – дип әйтте Ркаил Зәйдулла.

Фирдүс Тямаев “Татарча диктант”ны дүртлегә язарга өметләнә

“Мин “Татарча диктант” турында беренче тапкыр ишетәм. Моңа кадәр катнашканым булмады. Әмма мондый чараны оештырулары шәп, бармыйча булмый. Шуңа күрә барачакмын. Мәктәптә укыганда ук татар телен яхшы белмәдем, шуңа карамастан, дүртлегә яза алырмын дип уйлыйм”, – дип әйтте Фирдүс Тямаев.

Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева быел диктантта катнаша алмый

“Быелгы диктантта катнаша алмаячакмын. Узган елны яздым, әмма алган билгемне хәтерләмим. Нәшриятта эшләп, начар билгегә язарга хакым юк. Ничек булса да, начар булмагандыр дип уйлыйм”, – диде Айсылу Галиева.

Айсылу Галиева диктантны 80-90нчы еллар язучыларның әсәрләреннән язарга кирәк дип саный. “ХХ гасыр башы әсәрләренә диктант язу халык өчен авыр. Чөнки җөмләләре бик озын, таныш булмаган сүзләре дә күп. Заманча әсәрләргә язарга кирәк”, – дип әйтте ул.

“Елга бер булса да, татар теленең язылышын искә алып язуны хуплыйм. Мәктәпләрдә туган тел дәресенә ике сәгать вакыт бирелгәндә, телгә диктант язып булса да файда китерү дигән сүз бу. Әлеге вакытта“Татарча диктант” – төрле өлкә кешеләренең гомуми бер хәрәкәтенә әйләнеп бара”, – ди сөйләде Айсылу Галиева.

Филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева “Татарча диктант”ка бару-бармавы әлегә билгесез икәнен әйтте

“Диктантка бару эшемә һәм дәресләр булу-булмау белән бәйле булачак”, – дип әйтте Ләйлә Минһаҗева. “Бу сорауларга җавап бирү мәҗбүриме? Сезгә кем шалтыратырга кушты?” – дип тә өстәде.

 

“Татарча диктант”ны язарга теләүчеләр акциянең рәсми сайтыннан үзләре өчен уңайлы пункт таба ала. Онлайн рәвештә язарга ниятләүчеләрне 27 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында көтәләр.

intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*