tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча проектлар ярминкәсе
Татарча проектлар ярминкәсе

Татарча проектлар ярминкәсе

4,5 декабрь көннәрендә Казанның 2 нче лицей-интернатында узачак “Татарча проектлар ярминкәсе”нә чакырабыз! Әлеге чара мәктәбебездә икенче тапкыр оештырыла.

«Татарча проектлар ярминкәсе» – мәктәп укучыларын татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә җәлеп иткән, татар телен заманча тормышта кулланылышын арттыруга юнәлгән чара. Ул уку процессында һәм укудан тыш вакытта укучылар әзерләгән кызыклы проектлар-эшләрне тәкъдим итү ярминкәсе, чарасы булып тора.

Күрсәтеләчәк проектлар арасында Android операцион системалы смартфоннар өчен берничә татарча кушымта (татар телендә уеннар, балалар өчен татар телен өйрәнү әсбабы), татар телендә төгәл фәннәр турында сөйләгән “Кызык-мызык физик” һәм табигать фәннәре турында сөйләгән “Җәгърәфия” журналлары, татар телендә өстәл уеннары, смартфоннар һәм планшетлар өчен яраклы электрон китаплар китапханәсе, видеодәресләр, инглиз телен татар теле аша өйрәнү әсбаблары һәм башка бик тә кызыклы проектлар күрсәтеләчәк. Аларның барысы да татар телен үстерү, аның кулланылышын арттыруга юнәлгән.

Шулай ук ярминкә дәвамында узган елгы проектлар да тәкъдим ителәчәк. Мисал өчен, популяр “Counter Strike” уенының татарчага тәрҗемәсе, “Монополия” өстәл уенының татарчасы, ридерлар өчен татар язучылары-шагыйрьләре белән экраны һәм башка проектларны күреп булачак.

Шимбә көнне мәгариф һәм фән министры килүе көтелә.

Эш вакытыбыз:
Җомга көнне: 11:00-15:00. Шимбә көнне: 10:00-14:00.

Адресыбыз: Шамил Усманов урамы, 11 йорт. МАОУ “Лицей-интернат №2”

Посмотреть на карте Казани

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*