tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан
Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде.

Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.

Ул һәр курчакка методик кулланма каралганын әйтте. Курчак әйткән һәр җөмлә анда тирәнрәк ачып бирелә. Кулланмада Гомәр һәм тагын берничә татар исеменең мәгънәләре бирелгән.

«Бу балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен дә файдалы, эчтәлекле әсбап. Анда татарча сәламләү вариантлары, милли киемнәр, бизәкләр, уен кораллары турында мәгълүмат бар. Һәр балалар бакчасына дәүләт заказы буенча шул курчаклар кайтарылачак», — диде проект авторы.

Курчаклар халыкара сәүдә мәйданчыкларында сатылачак. Тиздән интернет кибет тә эшли башлаячак. «Һәр милләт безнең үрнәкләр буенча үз милләте курчагын ясый ала. Франшиза алучыларга барысын да сөйләячәкбез», — дип әйтте Эльза Хөснетдинова.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*