enrutat
Баш бит / Татарга да тылмач кирәк
Татарга да тылмач кирәк

Татарга да тылмач кирәк

Академик Рүзәл Юсупов – телебезнең дөреслеген кайгыртучы шәхес. Ул – киң кырлы галим, аның хезмәтләре тел гыйлеме­нең төрле тармакларына, мәгърифәт, мәдәният, сәясәт мәсьәләләренә дә карый. Шулай да аның күп еллык гыйльми эшләренең һәрвакыт үзәгендә торган, бүгенге көн өчен бик әһәмиятле бер өлкә бар. Ул бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү теориясе, ягъни тәрҗемә фәне.

Хәзер билгеле бер объектив һәм субъектив сәбәп­ләр аркасында тәрҗемә тео­риясенә тиешле игътибар бирелми, аны әһәмият­ле фән тармагы дип санамыйлар һәм, димәк, аны өйрәнмиләр дә, белмиләр дә. Нәтиҗә үкенечле: хәзер­ге вакытта татарларның язма һәм сөйләм телендә хө­кем сөргән иң күп һәм иң ту­пас ялгышлар русчадан дөрес тәрҗемә итә белмәү аркасында барлыкка килә.

Рүзәл Юсупов исә тәр­җемә эшенең зур әһәмият­кә  ия булуын һәм ориги­налның мәгънәсен саклау, тәрҗемә телен бозмау өчен бер телдән икенче телгә дөрес тәрҗемә итә белүнең иң мөһим шарт икәнлегенә мон­нан ярты гасыр ук тө­шенә һәм, фәнни эшлә­ре­нең юнәлеше буларак, тәр­җемә теориясен өйрәнеп, русчадан тәрҗемә итүнең принципларын, методларын һәм ысулларын төзүне сайлап ала. Ул шушы зур тема буенча кандидатлык һәм докторлык диссерта­ция­лә­рен яклый, йөзләрчә фән­ни-популяр мәкаләләр, дис­­тәләрчә китаплар язып бастыра.

Әле яңа гына Татарстан китап нәшрияты аның “Вопросы теории и практики перевода” (“Тәрҗемәнең тео­ретик һәм практик мәсь­әләләре” дигән 350 битле китабын бастырып чыгарды. Китап, аннан татарча яхшы белмәгән кешеләр дә файдалана алсын өчен, рус телендә язылган. Әмма эчтәлеге белән ул тулысынча русчадан татарчага тәр­җемә практикасына нигез­ләнгән.

Бу китап тәрҗемә буенча дә­рес­леккә якын тора. Тәр­җемә процессының теоретик нигезләре күп санлы практик материаллар бе­лән баетылып бирелгән. Автор аны аңлы рәвештә, ягъни махсус белгечләрне дө­рес тәрҗемә итәргә өйрәтү максатын күздә тотып шулай эшләгән.

Китапның башындагы “Та­тарстанда тәрҗемә эше­нең кыскача тарихы” дигән бүлектә күренекле татар язучыларының рус телендә бастырылган  әсәрләре һәм шулай ук русларның зур язучыларының әсәрләрен татар телендә бастырып чыгару турында кызыклы белешмә бирелә. Гыйбрәт­ле хәл: совет власте елларында татар язучыларының иҗатын рус телендә  пропагандалау эше актив һәм нәтиҗәле башкарылган. Узган гасырның 1920-1930 нчы елларында Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Дәрдемәнд, Ш.Ба­бич, Һ.Такташ кебек күре­нек­ле язучыларның әсәр­ләре рус телендә дөнья күр­сә, 1950 нче еллардан алып татар әдәбияты тари­хының күркәм сәхифәләрен тәшкил иткән Г.Кутуй, М.Әмир, Г.Бәширов, К.Нәҗ­ми, Г.Әпсәләмов, Ә.Фәйзи, Ф.Хөсни, М.Әмир, Ә.Еники кебек язучыларның күп әсәр­ләре рус телендә дөнья кү­рә. Соңрак чорда М.Җәлил, Х.Туфан, К.Латыйп, Р.Фәй­зуллин, Р.Харис һәм башка шагыйрь һәм про­заикларның иҗаты да рус укучысына ирештерелә.

Русчадан татарчага тәр­җемә итүнең тарихы бик күптән, Идел болгарлары IХ-Х гасырларда көнчыгыш славяннар (руслар) белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыра башлаган вакытлардан ук башлана.

Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү эше Казан ханлыгы Рус дәүләтенә кушылганнан соң җәелеп китә. Рус дәүләтендәге админис­тра­тив-идарә вазифаларын үтәү күп кенә эш кәгазь­ләрен, юридик документларны тәрҗемә итү ихтыя­җын барлыкка китерә. Татар теле ул чакта рус дәүләтенең Көнчыгыш ил­ләре белән дипломатик мө­н­әсәбәтләрендә арадашчы тел хезмәтен үти. Рус пат­шасының Көнчыгыш дәү­ләтләре хакимнәренә язган грамоталары татар теленә тәрҗемә итеп җибәрелә. ХVII-ХVIII гасырларда татарчага тәрҗемә ителгән гра­моталарның кайбер­ләре безнең көннәргә  ка­дәр сакланып калган.

XIX гасырның урталарыннан башлап русчадан татарчага фәнни-популяр һәм иҗтимагый-сәяси ки­тап­лар да тәрҗемә ителә. Шу­шы ук чорда татар те­лен­дә рус әдәбияты әсәр­ләре дөнья күрә башлый. XIX йөз­нең азагында А.С. Пуш­кин әсәрлә­рен татар те­ленә тәр­җемә итүгә кере­шәләр.

Беренче рус револю­ция­сеннән алып Октябрь революциясенә кадәрге чор­да татар халкында азатлык идеяләре көчәюенә бәйле рәвештә, Л.Толстой, А.Пушкин, Н.Гоголь, А.Горький, А.Ост­ров­­ский, М.Лермонтов кебек рус әдәбияты корифейла­рының һәм И.Ге­те, Г.Гейне, В.Гюго, Ж.Ж.Рус­со кебек Көнбатыш язучы­ла­рының күп әсәрләре татар телендә дөнья күрә.

Русчадан татарчага тәр­җемә итү совет властеның беренче елларында мәдә­ниятне, әдәбиятны, фән һәм техниканы үстерүнең бик әһәмиятле чарасына әве­релә, һәм бу эш гаять зур колач ала. Мисал өчен: 1946 елдан 1967 елга кадәр генә дә, русчадан татарчага тәр­җемә ителеп, 3853 китап һәм брошюра бастырып чы­гарылган.

Рүзәл Юсупов китабы­ның беренче зур бүлегендә тәрҗемәнең гомуми теоретик мәсьәләләре бәян ите­лә. Китапның әһәмияте шу­ның белән арта: ул, рус һәм татар телләрен һәрьяк­лап чагыштырып өйрәнгән галим буларак, тәрҗемә ысулларын ике телдәге гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатлар җирлегендә билгели, һәм бу аңа тәрҗемәчеләрне еш очрый торган калькалаштыру ялгышларыннан, ягъни, рус теленә генә хас күренешләрне татар теленә механик рәвештә күчереп куеп, туган телне бозудан кисәтергә мөмкинлек бирә.

Телләрнең образлы, с­у­рәт­ле, бизәкле чаралы фразеологик әйтелмәләрне тәр­җемә итү осталыгын өйрә­түгә Рүзәл Юсупов китабында зур урын биреп, һичшик­сез, дөрес эшләнгән. Бу бү­лектә журналистлар өчен дә, ике тел белән эш итүче башка белгечләр өчен дә әһә­миятле күп мәгъ­лүмат тупланган.

Рүзәл Абдуллаҗан улы­ның бу китабы – тәрҗемә фәнендә бик саллы хезмәт. Тәрҗемә итү белән даими шөгыль­ләнә тор­­ган жур­налистлар­ның, шу­­лай ук ике тел белән эш итүче башка һөнәр ияләре­нең, бу китапны укыгач, тәр­җемә итү осталыклары шактый нык артыр һәм телебез­дәге ялгышлар­ның саны кимер дип өмет­ләнәбез.

Pедакциядән: Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татар гуманитар-педагогика  институтының беренче ректоры  Рүзәл  Юсуповны  80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Рүзәл аганың туган тел язмышы турындагы язмалары газетабызда даими басылып тора. Ул анда һәрвакыт телебезнең  чуарлана баруына, матбугат битләрендә, радио-телевидениедә киткән хаталар өчен борчылуын белдерә. Юбилярга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗат ялкыны, озын гомер телибез.

Фираз Харисов

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*