tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алтын Урда варислары суверенлык таләп итә” – 25 ел элек Германия журналистлары төшергән фильмда шулай дип әйткәннәр

“Алтын Урда варислары суверенлык таләп итә” – 25 ел элек Германия журналистлары төшергән фильмда шулай дип әйткәннәр

Чирек гасыр элек төшерелгән бу фильмда бик күп сәясәтчеләр катнашты. Минтимер Шәймиев, Марат Мулюков,  демократ, “Вечерняя Казань” гәзите мөхәррире Андрей Гаврилов,ТИҮ вәкилләре, депутатлар…Ул вакытта Фәүзия Бәйрәмова Югары Совет депутаты буларак танылып килә иде. Аны  милләтчелектә гаепләп гайбәт таратулар ул чакта башланмаган иде. 90 нчы елларда халыктан чыккан ялкынлы трибуннар, милли юлбашчылар төрле тарафларда күренә башлады. Бәйрәмованың Татарстанда РФ Президентын сайлауга бәйле ачлык демонстрациясе чит ил журналистларын бигрәк тә кызыксындырды.

Ул көннәрне мин бик яхшы хәтерлим. Немец телевидение төркеме Фәүзия белән Болгарга һәм Сабага барып кайтты. Фильм төшерүчеләр, башка бик күп чит или сәясәтчеләре кебек, мөнбәрләргә күтәрелгән хатын-кызларга зур игътибар бирә иделәр. Демократия шартларында милли мәнфәгатьләре яклаучы “Иттифак” партиясе җитәкчесе, Татарстан халык депутаты, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, әдәби әсәрләр авторы, өстәвенә театр училищесын тәмамлаган һәм мәйданнарда ялкынлы чыгыш ясаучы Фәзия Бәйрәмовадан  зур сәясәтче чыгарга мөмкин иде. Милли  карашлы даирәләр, бигрәк тә чит ил вәкилләре аны дәүләт эшлеклесе итеп күрергә теләделәр. Шул ук вакытта дәүләт системасы һәм партия тәҗибәснен туплаган сәясәтчеләр арасында милли күтәрелешкә шикләнеп караучылар да бар иде. Ул вакытта сәяси көндәшлек,  бәхәсләр табигый булгач, фильмда Фәүзиягә  зур игътибар  бирелү гаҗәпләндермәде. Шәхсән минем яки Рафаил Хәкимовның, хәтта Марат Мөлековның милли күтәрелешкә үзгәрәк карашларыбыз булганын хәтерлим. Әмма суверенлык хәрәкәте башланганда Татарстан һәм татар халкы мәсьәләсендә милли җәмәгатьчелек бердәм иде.

Фильм үткән бормалы юлллар

1991 нче елның көзендә Германиянең иң популяр каналларында күрсәтелгән бу документаль фильмда татар милли хәрәкәте, республиканың статусын күтәрү өчен көрәш, суверенлык Декларациясен тормышка ашыру гамәлләре чагыла. Аның кассетага яздырылга копиясе Казанга җибәрелсә дә, ул вакытта бу фильм Татарстанда экранга чыкмады.Чит ил программаларын тамашачыларга күрсәтү, интернет аша карау  вакыты җитмәгән иде әле.

Фильм яздырылган кассета кулдан-кулга йөреп, берничә кеше карагач, мин аны Казандагы яшь тамашачылар театры җитәкчесе Фәрит Хәбибуллинга биргән идем. Милли хәрәкәттә катнашкан һәм әлеге программага да кертелгән Фәрит әфәнде, кызганычка, вафат булды. Шунлыктан кассетаны табу, кире кайтарып алу мөмкин булмады. Бары тик узган елда гына Германиядә яшәүче күренекле милләттәшебез, “Азатлык” радиосының элекке директоры Фәрит Иделле бу фильм яздырылган лазер тәлинкәсен  Казанга җибәрде. Һәм хәзер, фильмны төшерүдән соң 25 ел үткәч, аны татар тамашасылары карый ала. Хәерле сәгатьтә!

Милли күтәрелеш чорын хәтерлисезме?

Бу фильм узган гасыр ахырында булган хәлләргә, милли тарихка багышланган. Уд заманнар күз ачып йомганчы үткән дә киткән. Тиздән, 2020 нче елда Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тула. Киләсе август аенда Татарстанда мөстәкыйльлек декларациясе кабул итүгә дә 26 ел тула. Чирек гасыр элек  Казан, Татарстан нинди булган? Кешеләрнең күз карашлары, холыклары, киемнәре, урамнар, гомумән тормыш хәзер никадәр үзгәргән? Фильмне карганда шул турыда уйлыйсың.

Милли күтәрелеш, иреккә омтылыш, республиканың суренлык декларациясен гамәлгә кую… Милләт өчен янып-ярсып торган кешеләр, ул вакыттагы вакыйгалар… Хәзерге яшьләр, милли җәмәгатьчелек бу турыда беләме икән?

Бүгенгедә хәтеремдә, 1991 елның 12 июнендә РФ һәм Татарстан Президентларын сайлау булды. Без бу көнне Бавария телевидениесе егетләре белән Казан урамнарын төшердек, сайлау участокларын, Казанның 4 нче мәктәбендә Татарстан Югары Советы рәисе М.Ш.Шәймиевның тавыш бирүен карадык, ә кичен бюллетеннәр санаганда яңадан шул сайлау участогына барып, тарихи мизгелләрне яздырып алдык. Шул көннән башлап Татарстан Президентлы булды. Бу турыда чит ил телеканаллары да репортажлар бирде. Безнең дә катнашлык булды бу гамәлләрдә. Ничек онытасың?

Фильмда бу шулай булып күренә дә инде. Мин немецларның Сабага, Болгарга Фәүзия ханым белән ясаган сәфәрләрдә катнаша алмасам да, Казандагы очрашуларны яхшы хәтерлим. Көн саен тиешле кешеләрне табу, транспорт белән тәэмин итү, “Болгар” кунакханәсенә егетләрне кайтару, аларның сау-сәләмәт булуы минем өстә булды. Болгарны һәм Биләрне югарыдан төшерү өчен вертолет хәстәрләү, Идел һәм Казансу уртасына чыгу өчен катер табу да минем җилкәдә иде. Акчасын Бавария телевидениесе биргәч, ул эшләрне башкару мөмкин булды. Шулай да гади генә эшләр түгел иде бу.

БУ КИНОНЫ КЕМНӘР ОЕШТЫРДЫ?

Бавария ТВ Мирошников

“Татарлар тавышы” һәм “Алтын Урда варислары суверенлык таләп итә” фильмын Германиянең иң зур төбәге булган Бавария телевидениенең иҗади төркеме төшерде. Бу фильмны төшерүдә Татарстан ягыннан кем партнер булды соң? Хәзер мондый сорау куелса, без аңа “Бөтендөнья татар конгрессы” дип җавап бирер идек.

1990-1991 елларда чит илләрдә яшәүче милләттәшләр белән  хезмәттәшлекне “Ватан” җәмгыяте алып барды. (Хәзер бу мәшәкатьләр татар конгрессның чит ил татарлары белән эшләү бүлегендә) Бавария телевидение төркемен кабул итүгә булып чит илләрдә яшәүче милләттәшләр белән эшләүче “Ватан” җәмгыятеның алынуы бер дә гаҗәп түгел. Ул милләттәшләр белән дә, дәүләт структуралары белән дә конструктив хезмәттәшлек итә иде. Аны башта академик Мирза Мәхмүтов, аннары журналист һәм шагыйрь Дамир Гыйсметдинов җитәкләде. Мин “Ватан” канаты астында мөһаҗирләр өчен латин хәрефләре белән “Donya” газетасын чыгара башладым. Соңрак “Ватан” җәмгыяте президенты булып калдым. Татар конгрессының беренче корылтаеннан соң “Ватан”ның чит ил татарлары белән эшләү вазыйфалары конгресс карамагына күчте. Мин анда Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары булдым һәм мөһаҗирләр, мәгълүмат эшләре юнәлешен алып бардым. Ә Германия телевидениесе белән фильм төшергәндә конгресс оештырылмаган иде әле. Без, ТИҮ һәм “Ватан” җәмгыяте, милли хәрәкәт теләгән, башкарырга өндәгән гамәлләрне тормышка ашыру белән шөгылләнә идек. Чит татарлары белән эшне көйләү, дөньяга үзебезнең тавышны, теләкләрне ишеттерү. Максатыбыз шул иде безнең. Конгресс менә шушы җирлектән үсеп чыкты.

Алманнарга татар кызык иде

Шулай итеп, без ике атна буе Бавария телевидениесе өчен кадрлар, видеосюжетлар төшердек. Фильмга аларның уннан бер өлеше генә кергәндер. Андый вакытта җитди компанияләр видеоархивларын баета иде. Татарстан темасы дөньяда яңгырый башлаган чак бит…

Фильмның режиссеры Петер Мирошникофф – билегеле шәхес, көчле белгеч иде. Үзе чыгышы белән Россиягә бәйле булса да, русча белми иде. Калган 4 егетнең исемнәрен хәтерләмим. Берсе Клаус, икенчесе Герхард иде бугай.

Минем хезмәтләрем өчен рәхмәт йөзеннән кунаклар Германиядән телекамера, монитор һәм кечкенә монтаж җайланмасы алып килделәр. Бу техниканы куллану, алманнарның камерага төшерү алымнары миңа да тәэсир итте. Шуннан соң фото һәм видео архив җыю гадәте, тарихи документларга хөрмәт сеңеп калды. Немецлар гел штативтан гына төшерделәр, вакыйгаларга нейтраль, “битараф” карауга өстенлек бирделәр. Мәскәү, Казан телевидениесе ул чакта бик хәрәкәтчән, ниндидир истерик темп белән эшли иде. Алманнар салмаграк, төплерәк, ашыкмый эшләде.

Моңа сценарий язган, Бавария телевидениесенә Казан, Татарстан, татарлар турында сөйләп, аларны сәфәргә өндәгән Фәрит Иделле турында аерым әйтергә кирәк. Ул төпле, тирән фикерле, әмма үз карашын үзгәртми, аргументларга гына буйсына торган кеше. “Азатлык” радиосында 40 еллап эшләгән, озак еллар дәвамында аның мөдире булган Фәрит Иделле тырышлыгыннан башка бу фильм гомумән төшерелмәс тә, экраннарга да чыкмас иде.

Бу фильм Фәрит Агиның, Петер Мирошникоффның һәм башка шәхесләрнең татар халкының дәүләтчелеккә сусавын дөньяга да, татарларның үзләренә дә күрсәтү өчен башкарган каһарманлыгы булып тора.

Петер Мирощникофф турында интернеттан шуларны белеп булды. Ул әле дә исән, үз профессиясенең остасы буларак танылган. Мирошникофф Германиядә һәм Австриядә телевидение өлкәсендә зур бүләкләргә лаек булган, яшь журналистларны укыту,  телевидение академиясендә  лекцияләр уку белән шөгылләнә.

Бу фильмда төшкән шәхесләр, аны куйган оператор, режиссер, аларга төп фикер биргән Фәрит Иделле Татарстан һәм татар халкы тарихына керделәр.

Ә хәзер, әйдәгез, рәхим итеп, 25 ел элек булган хәлләр күрергә тарихка сәфәргә чыгабыз!

Фильмны карагач, фикерләрегезне “Дөнья” студиясенә язып җибәрегез!

rimzil.valeev@gmail.com
Римзил Вәли, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе
Фәрит Иделле хаты

P.S. Петр Мирошников һәм фильм төшерү төркеме турында Германиядә яшәүче Фәрит Иделленең хатирәләрен язып җибәрүен сорагач, ул тиз арада электрон хат белән җавап бирде.

«Min Peter Miroschnikoff belen radioda (“Азатлык” радиосының Мюнхенда урнашкан штаб квартирасында) tanishtim. Ul radio turinda film toshere ide. Aning belen ochraqli reveshte radioning restoraninda ochrashtom.

Ana Tatarstanda ul vaqitta suverenliq ochen koresh hem xareket turinda soyledem. Bashqa zurnalistlar kebek Meskeuge barasi uringa Tatarstanga barip urinda  uzgertep qoru hem  achiqliq  seyesete turinda reportaz ezerleve qiziqliraq hem Germaniye televideniyese ochen gaddetten tish xal bulir ide dip kundererge tirishtim. Tatarstanga barirga bulgan halde , anga yardem iterlek keshelerneng buluin anlattim. Elbette berenche ochraqta cemaget eshleklee hem zurnalist Rimzil Valeevne kuz aldinda tottim.

Elle ni ometem bulmasa da qisqa vaqittan son ul minem belen elemtehe kerep Bavariye televideniyeseneng bu projektni xuplauin eytte. Shunnan song  berniche mertebe ochraship meglumetler hem momkinlekler turinda soyleshtek.

Elbette Rimzil efende belen soyleshep , aning bu proyekne  yaqlarga, yardem iterge   riza bulu- bulmau turinda da soyleshtem. Anng doga-fatixasin algannan son Miroschnikovqa bu haqta belderdem. Qalganing inde  ul uze oyishtirdi hem Qazanga kitte.

Qaytqannan son ul film Germaniyeneng berenche kanalinda 30 mnutliq hem Bavariye kanalinda 45 minutliq  reportaz (yalgismasam) Tatarlar suverenliq  teliler isemde film kursetelde.  Ul shulay uq mina  nemetsche tekstni  tatarcha tercimesen  soradi.  Qayber  vaq-toyek xatalar bulsa da, ashiich reveshte tercime  itep, Bavariye studiyesende sinkron ( tatarcha testin) origanal  tauish urnina uqidim. Mene iste qalgannar bolar.

Peter Miroshnikoff turinda internettan shularni beldem:

 2005-nche yilda ul ” Konjaq Konchigish Cemgiyete” ani “yilning jurnalisti” titele belen bulekli. Avstriye prezidenti  ana xormetle professor titelen bire.  ( Ul Venada da eshegen

 ide) 2007-nche yildan birle pensiyede.  2006/7 yillarda  Avstriyeneng Insburg universitetinda “Krizis hem sugishlarda  informatsiye” temasina  leksiyeler uqiy.  2008-nche yilda

 Munchen-Neubiberg armiye universitetinda  leksiyeler uqiy. Shuluq yilda  Münchendege Film hem TV yugari mektebende  deres bire.  2009-nche yilda  torle urinnarda  ” manipulatsiye hem propoganda  qurqinichi” temasina torle leksiyeler  uqiy.  2010-nche yildan son, Bavariye TV, “Deutschen Welle” ( Alman dulqini)  München Film hem TV yugari  mektebende  hem Bavariye TV Akademisende leksiyeler uqiy.

Unishlar
Ferit»

2 Комментарии

  1. Фәүзия Бәйрәмова

    Римзил, бу фильм өчен зур рәхмәт! Мин аны теге елларда күргән идем инде, тагы рәхәтләнеп карадым. Бераз ялгышлар бар барын, әмма текст шулай яздырылган инде… Синең комментариеңда да төгәлсезлекләр бар – РФ һәм РТ Президентларын беренче сайлаулар 12 июнь көнне булды, 11е түгел. Мин дә ул вакытта театр училищесын гына тәмамлаган кеше түгел идем, ә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган идем, шуның өстенә – РТ Югары Советы депутаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы һәм Татарстан китап нәшриятында редактор…Син бәлки боларны белмисеңдер, төгәлсезлек булмасын дип яздым…

  2. Римзил Вэлиев

    Тозэттем, Фэузия ханым.

Фикер калдырырга Римзил Вэлиев Отмена

Обязательные поля отмечены *

*