Баш бит / Татарлар дөньяда шәүкәтле милләтләрнең берсе
Татарлар дөньяда шәүкәтле милләтләрнең берсе

Татарлар дөньяда шәүкәтле милләтләрнең берсе

Хөрмәтле ватандашлар, Конгресс делегатлары! Мөхтәрәм кунаклар!

Туган республикабыз, борынгы һәм мәңге яшь башкалабыз Казан бу көннәрдә дәүләтчелегебез яңадан аякка басуның 7 еллы­гын бәйрәм итә. Шушы тантаналы көннәрдә без, Җир шарының төрле почмакларында яшәүче татар халкы вәкилләре, тарихи Вата­ныбызга җыелып, милли үсешебезнең көнүзәк мәсьәләләре хакында сөйләшергә, халкыбызның киләчәккә бару юлларын бергәләп күздән кичерергә телибез.

Мин Икенче Бөтендөнья татар Конгрессы халкыбыз тормы­шында гаять мөһим, тарихи вакыйга булыр дип чын күңелемнән ышанам.

Кешелек дөньясы яңа меңъеллыкка аяк басарга торганда,та­бигый ки, без халкыбыз язмышы һәм,гомумән, бөтен дөнья циви­лизациясе язмышы турында тирән уйланабыз, чөнки киләчәк бу­ыннар алдында җаваплы булуыбызны без бик яхшы аңлыйбыз.

XX гасыр ахырына якынлашып килә. Ул фантастик фәнни- техник прогресс, кешелек мәнфәгатенә һәм иминлегенә хезмәт иг­үче, гаҗәеп технологик казанышлар, бер үк вакытта кешелек дөнья­сына хисапсыз корбаннар, газаплар китергән революцияләр, кан­койгыч сугышлар, социаль һәм сәяси тетрәнүләр гасыры булды.

Татарлар дөньяда шәүкәтле милләтләрнең берсе буларак, XX гасырның иң әһәмиятле вакыйгаларының үзәгендә тордылар. Без олы, катлаулы үсеш юлы уздык, бик күп кыеклыклар кичердек. Ә шулай да югалмадык, этнос буларак мөстәкыйльлегебезне сакла­дык, исән-имин калдык. Без XXI гасырга кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак аяк басабыз һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз.

Хөрмәтле Конгресс делегатлары, кунаклар! Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт Советы,Хөкүмәте исеменнән, үз исемемнән сезне ихлас күңелдән сәламлим, барлык татарларның уртак милли бәйрәме белән котлыйм! Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, иминлек, олы җыеныбыз эшендә зур уңышлыклар телим.

Беренче Бөтендөнья татар Конгрессы тарихи вакыйга булды һәм аннан соң иңде менә 5 ел вакыт үтте, Ул чакта безнең өчен иң мөһиме — рухи бердәмлегебезне раслау иде. Бүген исә иң зарур нәрсә — татар милләтенең сәяси, шеьтисадый һәм мәдәни өлкәләр­дәге хәлен тирәнтен өйрәнү. Ә иң мөһиме — гаять җаваплы карар­лар кабул итү чоры килеп җитте дип саныйбыз.

Сәяси яктан килсәк, үткән еллар безнең өчен катлаулы еллар иде. Безнең өскә бик күп тәнкыйть сүзләре яуды, хәтта ачыктан- ачык янаулар яңгырады. Бу хәл 1992 елгы референдум алдыннан аеруча көчәйгән иде. Ләкин без халкыбызга тирән ышанып эш иттек. Безнең сәясәтнең таянычы 1990 елда игълан ителгән суве­ренитетыбыз будлы. Моннан соң узган еллар юлыбызның дөрес­леген раслады. Без базар дөньясына һәм демократик җәмгыятькә цивилизацияле юл белән кереп барабыз.

Бүген дөньяда “Татарстан моделе” дигән төшенчә барлыкка килде, ул сәяси һәм шсьтисадый үсеш үзенчәлеген аңлата.

Узган елларда без Татарстанның дәүләтчелеген шактый ны­гыттык дип саныйбыз. 1992 елда кабул ителгән Конституция, 1994 елда Россия Федерациясе белән үзара вәкаләтләр алмашу турында төзелгән Шартнамә республикабызга үз юлын сайларга мөмкин­лек бирде. Бу юлның өстенлекләре хәзер барыбызның да күз ал­дында инде. Ул Татарстан халкы мәнфәгатьләренә җавап бирү белән бергә, Россиягә дә демократик һәм чын федерализм юлыннан үсәргә булышлык итә.

Ә шулай да Россиядә республикабызның бүгенге статусын үзгәртергә омтылучы сәяси көчләр әле дә бар. Алар, минемчә, без­нең уй-фикернең ныклыгың сыныйлар, Татарстан Конституция­сен Россия Конституциясе белән бүген үк тәңгәл китерүне таләп итәләр. Без исә аларга болай дип җавап бирәбез: якындагы еллар­да Татарстан Республикасы белән Россия федерациясе арасында төзелгән Шартнамәгә бернинди дә башка альтернатива юк. Татарстанның стратегиясе озак елларга исәпләнгән һәм ул аннан тайпылмаячак.

Безнең эчке сәясәтебез тормышның һәр өлкәсендә тотрыклы- лыкны тәэмин итүне күздә тота. Безнең өчен халыкара татулык, төрле милләт һәм диндәге кешеләрнең үзара аңлашып, дус яшәве — иң зур байлыгыбыз. Киләчәктә дә менә шушы юнәлешне эзлекле рәвештә бөтен көчебез белән алга сөрәчәкбез.

Бу елларда республикадан читтә гомер итүче милләттәшләре- безнең ихлас теләктәшлеген аеруча тоеп яшәдек. Сайлаган юлы­бызны, эш-гамәлләребезне дөрес аңлап, булышлык иткән өчен сезгә бүген бу зур трибунадан чын күңелдән рәхмәтемне белдерәмен. Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең Татарстан икътисадын үстерү өчен көчләрен, хәләл акчаларын кызганмаган барлык эшлекле кешеләренә дә олы рәхмәтебезне без бүген әйтәбез.

Соңгы елларда Татарстан икътисады шактый зур үзгәрешләр кичерде Аның иң зур казанышы — без үз җиребезгә, аның табигый байлыкларына һәм барлык милеккә бүгенге көндә үзебез хуҗа булдык, Дәүләт милке хәзер нигездә хосусыйлаштырылды. Халык хуҗалыгының нефть чыгару, нефть химиясе, автомобиль төзеле­ше, энергетика кебек төп тармаклары акционерлар кулына күчте. Без 1995 елның башыннан алып икътисадта тотрыклы үсеш баш­ланды дип ышаныч белән бүген әйтә алабыз. Узган ел һәм быелның беренче яртысында эш нәтиҗәләре җитештерү үсешенең бу елда дүрт проценттан да ким булмаячагын дәлилли.

Без хәзер авыл хуҗалыгын үзгәртү эшенә дә ныклап кереш­тек, Авыл тормышын рәткә салмый торып, тулаем икътисадый үсешкә бер чакта да ирешеп булмаячак. Авыл җирендә нигездә татар халкы яшәвен дә онытмаска кирәк. Милли рухыбызның чыганагы да бит нәкъ авыл. Без күпчелек авылларга асфальт юллар суздык, респуб­ликаны газлаштыруны төгәллән киләбез. Авыл хуҗалыгы произ­водствосына яңа технологияләр кертү безгә даими төстә, моңарчы күрелмәгән югары уңыш алырга да ярдәм итә. Мин бүген сезгә ыша­нып әйтә алам,Татарстан үзенең тарихында беренче мәртәбә быел 1 гектардан 30 центнердан артык икмәк җыеп алачак. Без бу мөһим реформалар авылда тормыш сыйфатын тирәннән ях­шырту өчен яңа этәргеч булыр дип ышанабыз.

Нефть чыгару республика икътисадының төп тармагы булык кала. Мәсьәләгә яңача карап, без нефть чыгаруның кимүен тук­таттык, хәтта акрынлап аны арттыра баруга да ирештек. Нефть һәм нефть химиясе промышленностен ныгыту белән беррәттән, без югары технологияле продукция җитештерү хакында да уйлыйбыз, Республиканың киләчәге, дөнья базарына аяк атлавы нәкъ шушы­ның белән турыдан-туры бәйләнгән.

Татарстан икътисадының тагын бер җитди проблемасы — КамАЗны кризис хәленнән чыгару. КамАЗ бит ул машина җитеш­терү генә түгел, республиканың Чаллыда яшәүче ярты миллион­нан артык халкының көнкүреше дигән сүз. Җитештерү биредә 1991 елдан башлап бик нык кимеде. Мондый шартларда Татарстан җитәкчелеге республиканың машина төзелеше флагманының яз­мышына битараф кала алмады. КамАЗны игътибар үзәгенә алып, без аның бурычлары мәсьәләсен хәл итү өстендә эшлибез һәм чынлыкта КамАЗ акцияләре хуҗасына әверелеп барабыз. Завод җитәкчелеген ныгыту, җитештерүне сәламәтләндерү буенча тиеш­ле чаралар күрү инде беренче нәтиҗәләрен бирә башлады.

Республикабыз шәһәрләре һәм авыллары күзгә күренеп яңара. Гомумән, халык тормышы үзгәрә. Күп кеше хәзер яңа йортлар сала, шәхси автомобильләр саны көннән-көн арта. Без Казан Кремлендә зур күләмле реставрация эшләре башлап җибәрдек. Тора-бара без­нең Кремль административ үзәк кенә түгел, тулы, бер музей комп­лексына әйләнәчәк. Ул Татарстанның һәм татар халкының тарихи, мәдәни көзгесе булачак. Башкалабыз Казанда метро төзелә баш­лады, шәһәр үзәгендә, сез үзегез күрдегез, зур үзгәрешләр бара, җимерек, хәрабә йортларда дистәләрчә еллар яшәгән кешеләр хәзер яңа, уңай квартираларга күчү бәхетенә ирешәләр. Идел һәм Зөя елгалары аша күперләр салынып бетте. Шулай итеп, Мәскәүгә юл кыскара төште. Хәзер без Кама елгасы атла 11 километр ярымлы зур күпер салу эшенә керештек. Казанның халыкара аэропорты да яңартып төзелә башлады. Күп нәрсә чагыштырып караганда гына беленә. Бәйсез экспертлар Татарстанны элеккеге Советлар территориясендәге иң тотрыклы төбәкләрнең берсе дип саныйлар бүгенге көндә.

Боларның һәммәсе икътисадый үсеш өчен уңай шартлар ту­дыра. Без чит ил инвестицияләре турында, җир, нефть һәм газ хакында берничә закөн кабул иттек. Алар исә безгә чит илләрдән керә торган капитал күләмен арттыруга хезмәт итәргә тиеш.

Әлбәттә, хәл итәсе икътисадый, социаль проблемалар аз түгел әле. Оборона комплексы республика бюджетына һәм тулаем икъ­тисадка авыр йөк булып төшә. Яңа проблемалар да туып тора. Әйтик, купмегәдер халыкның гомер озынлыгы кыскарды, туучы­лар саны кимеде. Республикада халык саны нигездә читтән күчеп кайтучылар хисабына гына артып бара. Бу уңайдан 1992 елдан башлап республикага 100 меңнән артыграк кеше күчеп килүен дә әйтеп китәргә кирәк.Шуларның 73 проценты татарлар. Хәзер Та­тарстан халкының 52 процентын милләттәшләребез тәшкил итә.

Берничә ел элек кенә бездә сәяси хәлләр кискенләшкәч, безгә һәрвакыт бармак белән төртеп күрсәтәләр иде. Сездә бит үз миллә­тегез 50 процент та юк диеп. Менә сиңа мә! 52 процент!

Соңгы елларда читтә яшәүче татарлар арасында Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә, акчаларын безнең икътисадка кертергә, уртак фирмалар төзергә теләүче эшмәкәрләр күбәйде. Республика органнары мондый омтылышларга төрлечә ярдәм итәргә тиешләр, Татарстан өчен бу — акча кереме, ә эшмәкәрләр өчен тарихи ва­тан белән элемтәләрне ныгыту дигән сүз.

Республикабыз тормышында тышкы сәясәтнең урыны кешән­кәй киңәя, аның әһәмияте үскәннән үсә бара. Татарстан дөньяның күп кенә илләре белән хөкүмәтара килешүләр төзеде. Чит илләрдә безнең тулы вәкаләтле һәм сәүдә вәкиллекләребез челтәре киңәя, Аларга икътисадын бурычлар белән беррәттән, чит ил җәмәгать­челегенә Татарстанның, татар халкының эшчәнлеге турында, республика рәсми органнарының татар диаспорасы белән элемтә­ләре хакында мәгълүмат җиткерү бурычы да йөкләнгән.

Безнең өчен тышкы сәясәт — дөньяда Татарстан абруен күтәрү мәсьәләсе генә түгел. Бу — сәүдә итү өчен базар эзләү дә, бүгенге көн технологияләрен җәлеп итү һәм белем туплау да дигән сүз. Шуннан башка конкуренциягә сәләтле товар җитештерү, инвести­цияләр җәлеп итү һич тә мөмкин түгел.

Россия белән мөнәсәбәт, бөек рус мәдәниятенә, гомумән, рус дөньясына мөнәсәбәт безнең өчен гел өстенлекле булды һәм шу­лай булып кала да. Бу мәсьәләдә безнең караш принципиаль, ул бернинди конъюнктур максатлардан чыгып үзгәрмәячәк. Рус хал­кының алдынгы иҗтимагый: фикере һәм мәдәнияте безнең рухи дөньябызга, мәдәниятебезгә, гомумән, бөтен тормышыбызга иф­рат зур йогынты ясап килде. Ул хәзер дә шулай.

Безнең бүгенге очрашуыбызда, Конгрессыбызда Россиянең Хөкүмәт җитәкчесе Рамазан Гаджимуратович Абдулатыйпов кат­наша. Менә инде аның шушындый зур дәрәҗәле эшкә куелуы, милләтләр сәясәтен дөрес аңлаучы кешенең шушындый эшкә ки­лүе — бу инде Россия дәүләт органнарының бу мәсьәләдә ныклап уйлануы дигән сүз. Без Сезгә уңышлыклар телибез, Рамазан Гад­жимуратович!

Татарстан өчен Көнбатыш белән дә, Көнчыгыш белән дә баг­ланышлар бердәй дәрәҗәдә мөһим. Тарихи, мәдәни элемтәләребез Көнчыгыш дәүләтләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен яхшы шартлар тудыра. Шул ук вакытта, промышленностька яңа технологияләр кертү, заманча белем туплау ихтыяҗы безне Көнбатышка да йөз тотарга өнди. Европа, Төньяк Америка икъти­сади тотрыклы, ышанычлы, аларның мәдәни, фәнни-техник, фи­нанс җегәрлеге бик зур. Бу исә безгә халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә үз урыныбызны булдыруда яңа мөмкинлекләр ача. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез шушы мәнфәгатьне күздә то­тып эш итсәләр, ул барыбыз өчен дә файдалы гамәл булыр иде дип саныйм.

Кадерле кардәшләр! Туган халкыбыз үзенең гүзәл традицияләренә гасырлар буена тугрылыклы калды, Нинди генә чуалышлы заманнар булмасын, татар халкы милли мәдәниятен буыннан-буынга күз карасыдай саклады. Мәдәниятебезнең иң күренекле әһел­ләренең исемнәрен без һәрвакыт истә тотарга бурычлы. Форсат­тан файдаланып, минем биредә утыручы өлкән буын вәкилләренә — аксакаллар — Гомәр Бәшировка, Әмирхан Еникигә, Гариф Ахуновка, Илһам Шакировка, Мөнирә Булатовага, Шәүкәт Биктимеровка, Мостай Кәримгә һәм башка бик күп хөрмәт итә торган әһелләребезгә барыбыз исеменнән бик зур рәхмәтебезне әйтәсем килә.

Татарларның үзаңын уятуда милли хәрәкәтләр дә зур роль уйный. Минем арабыздан вакытсыз киткән Марат Мөлековны рәхмәт сүзләре белән, искә аласым килә. Дистә елга якын ул Татар иҗтимагый үзәген җитәкләде. Бу фидакарь җан татар халкы мәнфәгатьләрен тирән кайгыртучы, милләтебезне тизрәк торгызу өчен җан атып йөрүче шәхес буларак безнең күңелебездә мәңгегә калыр.

Татар мохитында хәзер рухи яңарыш бара.Бу беренче чират­та, телебезне, мәгариф системасын, тулаем мәдәниятне үз эченә ала. Сабан туе татарлар яшәгән һәр төбәктә гадәти бәйрәмгә әйләнде. Татар җыры фестивальләре уздыру күркәм традициягә әверелде. Без хәзер рәссамнар, композиторлар, язучылар әсәрләре белән даими танышып барабыз. Соңгы елларда Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Салих Сәйдәшен, Нәҗип Җиһанов, Сибгат Хәким музейлары ачымы.Казан уртасында бөек рәссам Бакый Урманчега һәйкәл куелды. Салих Сәйдәшевкә дә һәйкәл салырга җыена­быз. Онытылган исемнәр кире кайта. Без сезнең белән кичә тан­таналы; төстә беренче мәртәбә урта гасырның бөек шагыйре Мөхәммәдьярның. 500 еллык юбилеен билгеләп уздык. Кешелек дөньясына шундый олы шәхесне биргән халыкның киләчәге, һич­шиксез, якты һәм гүзәл булыр.

Шунысы да куанычлы — милли мәктәпләр, татар теле курсла­ры, яңа газеталар, радио-телевидение студияләре ачыла. Хәзер Казан урамнарында татарча сөйләшү беркемне дә гаҗәпләндерми. Мәктәпләрдә ана телебездә татар балалары гына түгел, башка милләт балалары да укый башлады.Бу хәл шатландыра һәм бер үк вакытта безгә яңа җаваплылык та өсти.

Тагын бер мөһим проблемага тукталмыйча кала алмыйм. Мәгълүм булганча, 20 нче елларда, күп бәхәсләрдән соң, татар теле гарәп алфавитыннан латин графикасына күчерелә. Бу эш шому гына бармый. Татар зыялыларының иң күренекле 82 вәкиле шуг уңайдан Сталинга махсус хат язалар. Хәтта бу адымның халык олы мәдәни байлыклардан мәхрүм итәчәге кисәтелә бу хатта. Хәлне төзәтү урынына, шуннан нибары ун ел үткәч, инде бернинди киңәшсез-нисез татарларга кириллица көчләп тагыла. Бу алфавитның күн ягы татар сөйләменең рухына һәм эчке кануннарына туры килми. Илнең башка төрки халыклары да шундый ук хәлгә дучар булалар.

Бүген төрки телле халыкларның күбесе акрынлан латин гра­фикасына әйләнеп кайта. Әзәрбайҗанда, Үзбәкстанда, Төркмәнстанда бу хакта законнар кабул ителде инде, Казагыстан белән Кыргызстан да латинга күчәргә җыена. Бу җәһәттән Теркия үрнәге гыйбрәтле, Анда латин графикасы менә 70 ел инде язу нигезе бу­лып хезмәт итә.

Татарлар — төрки дөньяның бер өлеше. Үзебезнең 20 нче ел­лар тәҗрибәсеннән һәм башка халыклар тәҗрибәсеннән чыгып, безгә дә әкренләп латин графикасына күчә башларга кирәктер. Бу максатта Татарстан Фәннәр академиясе хәзерләгән бе­ренче Татар энциклопедиясен латин шрифты белән бастырып чы­гару яхшы башлангыч булыр дип, саныйбыз.

Татар телен чын мәгънәсендә гамәлдәге дәүләт теленә, киң аралашу, фән һәм идарә теленә әверелдерү — аеруча меһим бу­рыч. «Татарстан Республикасында дәүләт телләре турыңда» Закон­ны тормышка ашыру ничек кенә күп хезмәт һәм матди чыгымнар соравына карамастан,бу — безнең изге бурычыбыз.

Тел проблемаларын хәл иткәндә без дөньякүләм интеграция процессын да күздә тотабыз. Чит телләр өйрәнү — замана таләбе.  Бу безнең киләчәк буын — балаларыбыз алдында әхлакый буры ­чыбыз.

Туган тел барыннан, да бигрәк гаиләдә саклана. Балага ана кеше биргәнне мәктәп тә, дәүләт тә бирә алмый, Без бит телебезне юкка гына “ана теле» димибез. Гаилә гомер-гомергә телне, мәдәни­ятне, димәк, барча милли кыйммәтләрне саклауга хезмәт иткән. Шуңа күрә без гаилә мөнәсәбәтләренә аеруча игътибарлы булырз га тиеш. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта гаиләнең ныклыгь нык кына какшады, сабыйлар аз туа.

Әлбәттә, тормышның барча тармакларында да хатын-кызның роле үсү күңелле күренеш. Алар хәзерге сәясәттә дә, икътисадта да, фән өлкәсендә дә актив эшлиләр. Моны хупларга гына кирәк. Ләкин гаилә тәрбиясе, аның матди һәм әхлакый иминлеге аеруча мөһим социаль бурыч икәнен дә безгә онытырга, ярамый. Гаиләдә ананы, аның нурлы йөзен, изге күңелен беркем дә, бернәрсәгә дә бервакытта да алыштыра алмый.

Игътибарыгызны тагын бер нәрсәгә юнәлтәсем килә, Татар халкы гомер-гомергә хезмәт сөючәнлеге һәм аеклыгы белән аеры­лып торган. Бүген исә, еш кына яше-карты эчкечелектән җәфа чигә. Ә бу инде генофондка суга, гомерне кыскарта, гаилә тормы­шын боза, хезмәттә комачаулый. Һәр нәрсәдә чама булырга тиеш ләбаса. Бу мәсьәләгә сез, делегатлар да битараф калмассыз дип ышанамын.

Безнең халык мәгариф өлкәсен һәрвакыт аеруча мөһим эш дип санаган. Олы мәгърифәтчеләр белән беррәттән без мәгариф системасының матди нигезен салырга шактый күп акча керткән кешеләрнең исемнәрен дә истә тотарга тиешбез. Хөсәеновлар, Рәмиевләр, Акчуриннар әнә шундый кешеләр. Алар дистәләрчә данлыклы мәдрәсәләр төзегәннәр, ә бу исә татарларны патша Рос­сиясендә иң белемле милләтләр дәрәҗәсенә күтәргән. Шунысы яхшы, аларның игелекле эшләрен дәвам иттерүчеләр бүген дә бар һәм аларның саны тагын да артыр дип ышанасы килә.

Хәзер Татарстанда милли мәгариф системасын аякка басты­ру һәм аны заманча кору эше актив башланды. Ә бу исә укыту эшенең сыйфаты яхшырырга тиеш дигән сүз.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә татар мәктәпләре ачыла. Аерым класслар, якшәмбе мәктәпләре байтка илләрдә дә күренә башлады. Татарстан киләчәктә дә алар өчен кадрлар һәм дәрес­лекләр хәзерләү, татар укытучыларына методик ярдәм итү мәсьәләләрен үз өстенә алырга тиеш.

Базар икътисады массакүләм мәгълүмат чараларын авыр хәлгә куйды, Газетларның тиражы, табышлары кимеде. Газет-журналларны, китапларны Россиянең башка төбәкләренә тарату бик нык кыенлашты. Бу татарларга аеруча нык кагыла. Әлеге проблеманы хәл итүне үтенгән хатлар безгә бик күп килә. Җаваплылык монда республикабыз хөкүмәте өстенә дә, Россия хөкүмәте өстенә дә төшә. Шуның белән бергә мин татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә газет-журналлар, китаплар, аудио-видеопрограммалар илтеп тара­ту өчен коммерция оешмалары төзү дә максатка ярашлы хәл булыр  иде дип уйлыйм.

Хәзер татарлар тупланып яшәгән куп кенә төбәкләрдә ана телендә эшләүче радиостанцияләр ачылды. Республикада да үз телебездә кыска дулкынлы станция эшли башлады. Шулай итеп, халкыбызның кыска дулкынлы радио станциясен булдыру теләге бүгең тормышка ашты. Сез кайтып кергәндә инде татар радиосы сөйләп торачак.

Әмма мәгълүмат чараларының иң үтемлесе — телевидение. Хәзерге техник яхталыклар ана телендә Җир иярченнәре аша мах­сус телевидение программасы оештыру мөмкинлеге бирә. Минем уемча, бу Татарстан хөкүмәтенең һәм татар эшмәкәрләренең ур. так бурычына әверелергә тиеш.

Татарның рухи дөньясы һәрвакыт дин белән тыгыз бәйле булган. Соңгы елларда куп мәчетләр салына. Шунысы кызганыч, ис­лам әһелләре арасында бүгенгә бердәмлек юк, хәзер мөселман мәхәлләләре күп мөфтиятләргә берләшкән. Монда да проблемалар аз түгел һәм аларны уртак тырышлык белән хәл итәргә кирәк. Минем карашымча, Кремльдә салына торган Кол Шәриф мәчете мөселман руханилар һәм дин тотучыларның бердәмлек символъя на әверелергә тиеш.

Халыкның бүгенгесе һәм киләчәге аның тарихында! Безнең халык тарихы гади булмады, әмма тарихчылар да аңа шактый күп буталчык керттеләр. Хәтта Россиядә дә күпләр татарларның гаять, бай мәдәниятен белмиләр. Аның каравы, хәзерге тарих дәреслекләрендә татарларга цивилизацияле җәмгыять принципларына сы­ешмый торган бәяләмәләр тагу очраклары бүгенге көндә дә, кызганычка каршы, бар.

Әлбәттә, Лев Николаевич Гумилев кебек объектив тарихчылар да булды һәм хәзер дә бар. Ул, рәсми аңлатмаларга каршы торып,»татар-монгол золымы» булмаган, ә халыкларның үзенчә­лекле союзы гына булган, дип әйтергә көчен тапкан. Шунысы кыз­ганыч, аның карашлары әлегә халык арасында киң таралмаган.

Татарларның тарихы чыннан да катлаулы. Аны болгарларга яки нинди дә булса башка борышы этноска гына кайтарып калды­рырга ярамый. Хәзерге татар халкының формалашуыңда борынгы болгарларны да, кыпчакларны да нугайларны да табарга була. Шул ук вакытта Кытай чигеннән алып Дунай елгасы буйларына кадәр җәелеп иксез-чиксез далаларда да тереклек иткән башка төрки кабиләләрне дә истән чыгарырга ярамый. Татарлар славяннар һәм угро-финнар белән дә тыгыз бәйләнештә булганнар. Мин тарихны, үткәннәрне өйрәнү белән шөгыльләнүче барлык галимнәрне бу мәсьәләне гадиләштермәскә чакырыр идем. Барлык этник һәм мәдәни чуарлыкны бер генә яклы итеп карау дөрес булмас. Күп тарихи мәгълүматларның безгә менә хәзер генә килеп җитүен исәпкә алсак, бу фикер бигрәк тә урышты дип саныйм.

Хәзерге Татарстан җирендә беренче мөстәкыйль дәүләт — Болгар ханлыгы булган. Ул рус кенәзлекләре белән килешүләр төзеп яшәгән. Аның Көнчыгыш Европа сәясәтенә дә йогынтысы булган. Болгарларның архитектура, әдәбият һәм сәнгать казанышларына без әлегәчә сокланабыз.

Татарларның Алтын Урда дәүләте — бөтендөнья тарихында тирән эз калдырган дәүләт. Ул чорда татарлар зур хәрби осталыкка ирешәләр, шактый камил идарә итү системасын булдыралар. Идел буенда, Уралда, Себердә гүзәл калалар коралар, Көнбатышны Көнчыгыш белән тоташтыручы бик шәп аралашу системасы эш­лиләр. Алтын Урда диннәргә тигез каравы белән аерылып тора, рус кенәзлекләренең Мәскәү тирәсенә берләшүендә дә ул булыш­лык итә.

Алтын Урда таркалганнан соң, Казан, Касыйм, Әстерхан, Се­бер һәм Кырым ханлыклары барлыкка килгән. Бу дәүләтләрнең һәркайсының үз тарихы, үз мәдәнияте һәм шул ук вакытта күп яктан уртак бай тарихлары, бай мәдәниятләре булган.

Тарихны шомартып күрсәтүнең кирәге юк, анда сугышлар да, миһербансызлык та тулып яткан. Безнең өчен иң мөһиме — кеше акылы казанышларын, сәүдә багланышларын, мәдәниятләрнең үза­ра аралашуын, баюын күрә белү. Татарлар үз тарихларын бозуга, гаделсезлеккә аеруча сизгер, һәм аларның бу мәсьәләдә Россия рәсми органнарының сәясәтен аңламаган очраклары шактый. Та­рихи вакыйгаларны Россия дәреслекләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында яңача яктырту юлын табарга вакыт җиткәндер дип уйлыйбыз. Бу мөһим проблемалар кичә үткәрелгән фәнни конференциядә тикшерелде. Татарстан Фәннәр академия­сенең Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аларны хәл итүдә төп рольне уй­нарга тиешләр.

Халкыбыз үзенең субэтник төркемнәренең күп төрлелеге белән аерылып тора. Казан татарлары, Себер, Әстерхан татарлары, мишәрләр, типтәрләр һәм башкалар, башкалар. Татар халкының Үзенчәлекле бер өлеше булган керәшеннәр турында аерым әйтәсем килә. Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның бо. рынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен без күп яктан алар алдында бурычлы әле.

Без үзебезнең тарихи һәм генетик тамырларыбыз уртак булган бер халык икәнлегебезне беркайчан да онытырга тиеш түгел. Бу хакыйкатьне истән чыгару аркасында татарлар, ның югалтуларга һәм уңышсызлыкларга очравы бер генә тапкыр булмады бит инде. Татарларның тарихын, алдыбызда торган зур һәм җаваплы бурычларны күз алдына китерсәң, безнең өчен бердәмлек һәм татулык иң кыйммәтле милли сыйфатка әйләнергә тиеш.

Кадерле кардәшләр! Татар халкының шактый өлеше Росси­ядә яши, шунлыктан аларның хәле турында әйтми китмичә бул­мый. Проблемалар аз түгел, аларны хәл итүне Татарстан тулысынча барысын да үз өстенә генә ала алмый. Без көчебездән килгәнне эшлибез һәм киләчәктә дә эшләрбез. Шул ук вакытта күп кенә мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә хәл игүне сорый.

Милли — мәдәни автономия турында федерация законы татар диаспорасын дәүләт күләмендә берләштерү мөмкинлеге бирә. Күп кенә җәмгыятьләр моннан файдаланып та өлгерделәр инде. Халкы­бызның мәдәниятен үстерер өчен төбәкләрдәге милли-мәдәни оеш­маларга һәм республикабызның дәүләт органнарына бергәләп эшләргә кирәк. Телебезгә, мәдәниятебезгә, радио-телевидениегә кагылышлы мәсьәләләрне, Россия субъектлары, чит илләр белән килешүләр төзү эшләрен без бөтен халкыбыз мәнфәгатьләрен истә тотып хәл итәргә тиешбез. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең безнең республика белән элемтәләрен ныгыту өчен дәүләт органнарында, мәгариф, мәдәният, матбугат министрлыкларында, «Татарстан» телерадиокомпаниясендә махсус бүлекләр оештыру да максатка ярашлы булыр дип саныйбыз.

Беренче Бөтендөнья татар Конгрессыннан соң республика­бызның татарлар яши торган илләр һәм Россия төбәкләре белән элемтәсе ныгый төште. Шул уңайдан мин, барыннан да бигрәк, Башкортостан белән үзара мөнәсәбәтләргә аерым тукталып үтәр идем.

Татарстаннан кала, татарлар иң күп яши торган җир — ул, Башкортостан. Иң ике тугандаш республика һәрчак бер-берсенә тартылып яши. Соңгы елларда демократияләшү һәм реформалар­ны тирәнәйтү юлыннан кулга-кул тотынып барабыз. Без икътисадта да мәдәни өлкәдә дә үзара хезмәттәшлек өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр барын беләбез. Безнең карашыбызча, шул мөмкин­лекләрне исәпкә алып, кичәгенәк Башкортостан Президенты Мор­таза Рәхимов белән Дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы шарт­намәгә дә имзаларыбызны куйдык. Июнь азагында Өфе каласында Президент Мортаза Рәхимовның шәхси кайгыртуы белән Башкортостан татарлары корылтае булып узды. Корыл­тай андагы татарларның Башкортостан Республикасының да, бөтен татар халкының да мөһим бурычларын хәл итәргә әзер торуын күрсәтте. Без моның өчен сезгә рәхмәтлебез.

Кайда гына яшәмәсеннәр, татарлар янәшәләрендәге халык­ларның телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итәләр һәм алар белән тату яшиләр.

Татарстан Россия субъектларының күпчелеге белән килешү­че мөнәсәбәтләр урнаштырды. Төзелгән шартнамә һәм килешүләрдә татар халкының мәнфәгатьләре исәпкә алына. Ләкин моның белән генә тынычланырга ярамый. Бу юнәлештә дәүләт органнары белән беррәтгән җәмәгать оешмаларының да актив эшләве бик мөһим дип саныйбыз.

Биш ел эчендә бөтендөнья татар хәрәкәте үзенең яшәргә сәләтлеген раслады һәм абруй казанды. Алдында торган бурычла­ры ягыннан ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы хөкүмәт составына керми торган оешмалардан аерылмый, Шуңа күрә киләчәктә алар рәтендә теркәлә һәм эш итә алачагына да ышанырга кирәк.

Кадерле дуслар, кардәшләр, туганнар! Без зур өметләр, якты хыяллар белән XXI гасырга керергә торабыз. Татарларның III Бөтен­дөнья Конгрессы инде яңа гасырда җыелачак. Дөньяда киләчәктә урнашачак тәртипләрне күз алдына китергәндә без бер Җир дигән гүзәл планетада игелек һәм гаделлек идеаллары тантана итәр дип өметләнәбез. Кешеләрнең ничәмә-ничә буынына бихисап бәхетсезлекләр китергән җәбер-золым башка беркайчан да кабатланмас дип ышанасы килә. Шулай да киләчәккә күз ташлаганда, без кешелек дөньясына янап торган хәвеф-хәтәрләрне истән чыгарырга тиеш түгелбез. Планета корабын уңга-сулга чайкалдырырга бер­кемнең дә хакы юк һәм без аңа юл куймаска бурычлы.

Сөекле Ватаныбыз Татарстанны мул тормышлы, төрле милләт кешеләре тату яши торган, чәчәк атучы демократик илгә әверелдерер өчен акыл җегәрлегебез дә, тырышлыгыбыз һәм сәләтебез дә җитәрлек һәм без аның шулай булачагына һич шикләнмибез.

Мин туган халкымның бөтен дөнья күләмендә лаеклы һәм абруйлы урын аласына чын күңелемнән ышанам.

Рәхмәт сезгә, эшегездә уңышлыклар телим.

Бөтендөнья татар конгрессы (Икенче чакырылыш) материалларыннан алынды

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*