tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйлә Мөхәммәтшина: “Стратегия булгач, Татарстан безне үз канат астына тагын да ныграк ала”
Ләйлә Мөхәммәтшина: “Стратегия булгач, Татарстан безне үз канат астына тагын да ныграк ала”

Ләйлә Мөхәммәтшина: “Стратегия булгач, Татарстан безне үз канат астына тагын да ныграк ала”

Омск өлкәсенең Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина:

  • Без-читтәге татарлар, моңа кадәр дә Татарстан белән бергә идек. Ярдәмен тоеп яшәдек. Хәлебездән килгән кадәр тырышабыз, телебезне саклап калу өчен эшлибез. Ә Стратегия булгач, Татарстан безне үз канат астына тагын да ныграк ала. Алга таба үзгәрешләр булыр дип өметләнәбез. Теләгебез: татар теле дәресләребез бетмәсен иде, киресенчә, артсын. Без бергә, бердәм булырга тиеш. Себер татарымы, Әстерхан татарымы, барыбыз бергә булыйк. Стратегия тормышка ашса, татар халкы югалмаячак. Без – Себер татарлары, зарланып яши белмибез. Мисал өчен, миңа Себердә урнашкан Үләнкүл авылым – кечкенә генә хаҗым. Хәлемнән килгәнчә, үз көчемне салып, Татарстан ярдәме белән, биредәге мохитне саклап каласым, балаларыбызга тапшырасым килә. Без аларга татар теле дәресләрен укытырга тиеш. Хәзерге вакытта Үләнкүл авылы хакында китап чыгарырга җыенабыз. Инде кирәкле материалларыбыз да тупланды. Ноябрь аенда “Авыл утары”н ачарга әзерләнәбез. Шулай булгач, киләчәгебез өметле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*