tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар элемтәдә! Нарьян-Мар шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез якынлашып килүче Яңа ел белән котлый

Татарлар элемтәдә! Нарьян-Мар шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез якынлашып килүче Яңа ел белән котлый

«Татарлар элемтәдә» дип исемләнгән рубрикабызда дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезнең видеомөрәҗәгатьләре, сәламнәре урнаштырыла. Әлеге акциядә һәркем катнаша ала.

Әгәр дә СИН татар халкының күренекле вәкиле, татар яшьләре оешмасы активисты, татар милли автономиясе әгъзасы яки милләтең белән горурланучы ТАТАР һәм Синең әйтер сүзең бар икән – безнең мәйдан Синең өчен! Биредә Син үзеңне күрсәтә һәм Җир шарындагы милләттәшләргә мөрәҗәгать итә аласың!

Моның өчен, WhatsApp аша 89172645444 телефон номерына татар һәм рус телләрендә 3 минуттан артмаган видеохәбәрләр юлла. Видеоязманы гади смартфон камерасына төшерү дә җитә. Шәһәрегез яки авылыгызның танылган урыннарында язылсагыз тагын да яхшы.
Җир шарында яшәүче барлык татарлардан (иҗади) мөрәҗәгатьләр көтеп калабыз! Иң мөһиме — үзегез белән таныштырырга онытмагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*