tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының июль аеның икенче саны дөнья күрде. Басманың әлеге санында укучыларыбыз “Казан егетләре” төркеме белән Гөлназ Шәйхи әңгәмәсен, Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан,  Илһам Шакиров исемендәге татар зыялыларының “Фикердәшләр” клубының чираттагы утырышы турында Гүзәл Насыйбуллинаның  “Һәвәскәр көйчеләрне берләштерү нигә кирәк?” дигән язмасын, Булат Ибраһимовның татар матбагачылыгында зур роль уйнаган Иван Харитонов турында – “Татар Гутенбергы” исемле мәкаләсен укый аласыз. Шулай ук  бу санда укучыларыбыз Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең Төмән өлкәсе Тубыл районына  экспедициясе турындагы язма, Чыңгыз Айтматов иҗатын өйрәнүче алман галимәсе Ирмтрауд Гучке белән Энҗе Шәйхетдинова әңгәмәсе белән  дә таныша ала. Даими рубрикаларыбызда Киров, Төмән өлкәләре, Удмуртия республикасындагы милләттәшләребезнең хәбәрләре дә урын алды.

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.

Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*