tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының гыйнвар саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының гыйнвар саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының гыйнвар саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының быелгы тәүге саны дөнья күрде. Басманың әлеге санында укучылар даими авторыбыз Зилә Нигъмәтуллинаның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, галимә Лариса Усманова белән Япониядәге татар тормышы, Мукден шәһәрендә нәшер ителгән татар газетасы “Милли Байрак” турында һәм башка үзенчәлекле темаларны үз эченә алган мавыктыргыч әңгәмәсен укый алачак. Шулай ук бу санда газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхинең Россия Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан фәнни-тикшеренү проект-технология институты директоры булган, талантлы милләттәшебез Зифкать Сәетгалиев белән интервьюсы, Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының “Ак каен” татар халык фольклор ансамленең 50 еллыгы уңаеннан Рәйсә Төхбәтшина язмасы , Энҗе Шәйхетдинованың танылып килүче яшь җырчы Миләүшә Закирова белән әңгәмәсе дә урын алды. Даими рубрикаларыбызда “Татарлар: гамәл стратегиясе” турында Россия регионнарындагы милләттәшләребезнең фикерләре дә туплап бирелде.

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.  Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*