tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарларга кәттәрәк яшәү тиеш”
“Татарларга кәттәрәк яшәү тиеш”

“Татарларга кәттәрәк яшәү тиеш”

Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә дөнья матбугаты Казан турында нәрсәләр яза? Төрле илләр журналистларының  Татарстан башкаласы турында  фикерләре нинди? Без шуларны барлап, иң кызыклыларын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

“Казанның һәр тарафыннан спорт сулышы бөркелеп тора.  Россиядә авиация һәм вертолет заводларына ия булган иң мөһим фәнни, сәнәгать үзәкләреннән берсе генә дә түгел әле бу. Бик күп табигый ятмалары төбәкне баеткан, чиста һәм заманчага әйлән­дер­гән, – дип яза Польшаның “Onet Sport” хәбәрчесе. – Фасадына искитмәле медиаэкран урнаштырылган гаҗәеп матур “Казан Арена” янәшәсендә сокландыргыч бассейн төзеп куелган: биредә 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узган. Шәһәр Россиянең 2008 һәм 2009 елгы чемпионы, безнең Рафал Муравски уйнаган “Рубин” клубына, дөньяда иң яхшы волейбол клубы – Вильфредо Леон уйнаган “Зенит”­ка һәм бик көчле хоккей командасына ия”. Язма авторы шулай ук җирле мәчет-чиркәүләрнең ма­тур­лыгын, кешеләрнең ачык йөз­ле, киң күңелле булуларын бил­геләп үткән. “Ә инде туристлар ялы өчен иң әйбәт урын – Кремль һәм Бауман урамы. Классика!” – дип куйган ул.

New Indian Express журналисты исә Казан өчен дөнья чемпио­натының соңгы уены узгач – чирек-финалда Бразилия белән Бельгия командалары көч сынашканнан соң шәһәрдәге кәеф-рухны сурәт­ләгән. “Футбол буенча дөнья чемпионаты төгәлләнергә дә өлгер­мәде, шәһәр җитәкчелеге инде баш­ка чемпионатка әзерләнә башлады. Озакламый Казанда пляж гандболы – көннән-көн күбрәк популярлаша барган спорт төре буенча дөнья чемпионаты узачак. Россиянең спорт башкаласы исемен акларга омтылучы тәкәббер Казан өчен һәрбер вак-төяк, һәрбер турнир зур әһәмияткә ия. Әле берничә ел элек кенә, “Россия” һәм “спорт” сүзләрен ишетүгә, чит ил кешесенең күз алдына бары тик Кышкы Олимпия уеннары башкаласы, “Формула-1” шәһәре – Сочи гына килеп баса иде. Әмма хәзер Казан әкренләп кенә Сочины артта калдырып килә. Әлегә сыйфат белән түгел, сан белән. Биредә һәр көнне спорт вакыйгалары булып тора. Дөнья чемпионаты – иң югары нокта. Әмма әле ул да бик зур хыялга – Олимпия уеннарына бер адым гына. Шәһәрнең спортка нинди мөнәсәбәттә булуыннан һәм спорт чараларын гүя үзенә тар­тып торуыннан, Олимпиада өчен таләп ителә торган инф­раст­руктураның күпчелек өлеше инде төзелеп, эшләп килүеннән чыгып фикер йөрткәндә, һич тә тормышка ашмаслык хыял түгел бу. Ка­занның кайчан да булса дөнья күләмендәге спорт башкаласына әйләнәсенә шикләнмим”.\

Әйтергә кирәк, һинд журна­листының әнә шундый бәясе безнең өчен чиктән тыш мөһим. Чөнки 2032 елгы Олимпиадага заявка бирә калсак,   Дәһли, күпләр фикеренчә, төп көндәшебезгә әйләнергә мөмкин. Язма авторы Виши Прасад шәһәргә гашыйк булуын танып, Олимпиадага заявка бирү зарурилыгына инанганлыгын белдерә. “Казанда һәр нәрсәгә җитди карыйлар. Чемпионат уеннары узган барлык шәһәрләрдә диярлек булдым. Казанда миңа эшнең бик төгәл һәм җәһәт оештырылуы ошады. Барлык хезмәтләр дә бердәм, шуңа күрә өзеклекләр юк. Башка шәһәрләрдә, аеруча Рос­товта, кыенлыклар булгалады”.

Британиянең Telegraph хәбәр­чесе дә Татарстан башкаласына мөкиббән киткән. Аның фике­ренчә, таксистларның җанатар­ларга мөнәсәбәтеннән генә дә җирле халыкның изге җанлы, киң күңелле булуын аңларга мөмкин. “Мәскәүдән аермалы буларак, таксистлар биредә өч тапкыр кыйм­мәтрәк алмый. Ә карарлык, сокланырлык әйберләр – бихисап!” – дигән ул. Язмада шулай ук шәһәр­нең спорт инфраструктурасына да кагылып үтелә. “Спорт сөючеләр өчен, аерым алганда, Чемпионнар лигасы һәм Европа лигасы өчен чын мәгънәсендә әһәмиятле, мәгъ­нәле урын бу. Сүз уңаеннан, 2009 елда Казанны, Россиянең спорт башкаласы, дип бәяләүлә­рен искә төшерим. Уэмбли стадионы архитекторлары эшләгән “Казан Арена” – искиткеч матур! Биг­рәк тә аның медиафасады!” – дип соклана Британия журналисты.

Румыниянең иң зур басмаларыннан берсе – GSP басмасында эшләүче тәҗрибәле журналист Теодор Джумате исә болай дип яза: “Россиягә дә, Татарстанга да тәүге килүем. Биредә күргәннәремә чик­тән тыш шатмын. Әле тагын килермен дип уйлыйм! Казан мине чын мәгънәсендә гашыйк итте. Санкт-Петербургтан кала, Россиянең иң гүзәл шәһәре бу! Хәтта Мәскәүдән дә гүзәлрәк!”

Польшаның төп басмасы – Wyborсa хәбәрчесе Роман Имиелски да Татарстанга мөкиббәнлеген яшермәгән. “Россиянең өч башкаласы бар: бүгенгесе – Мәскәү, элеккесе – Санкт-Петербург, спорт баш­каласы – Казан. Чөнки горур татарлар үзләрен һәр нәрсәдә иң яхшы булырга тиеш дип уйлый. Татарлар тарихы, теле һәм дине – ислам дине белән горурлана. Биредә ислам диненең гарәп дәүләтлә­рендәге радикаль агымнар белән бернинди дә уртаклыгы юк. СССР таркалгач, алар зур мөстәкыйльлек яулый, шул исәптән финанс мөс­тәкыйльлеге дә. Алар зур нефть чыганакларына, химия һәм аэрокосмик заводларга, “КамАЗ” йөк автомбильләр заводына ия. Татарларга кемгә караганда да кәттәрәк яшәү тиеш!

Республикада  иң югары дәрә­җәдәге вазифаи зат – Президент. Гәрчә илдә инде 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап, Владимир Путинның үзеннән кала, беркемне дә болай атарга ярамаса да. Әмма Рөстәм Миңнеханов, элеккечә үк, Президент булып кала бирә. Чөнки Татарстан парламенты, 2015 елда республикада яшәүчеләр Президентны сайлаган икән, димәк, ул, вәкаләтләре азагына кадәр Президент булып калырга тиеш, дип таныган. Мәскәү – моңа каршы, әмма берни эшли алмый. Казан ниндидер башка, дөрес булмаган Россия. Ә менә Самара,  чыннан да, кыргый урын…” – дип яза автор.

Associated Press хәбәрчесе Самюэль Петрекенны исә Казандагы “чәкчәк культы” шуның кадәр сок­ландырган ки, хәтта ул татарлар­ның төп тәм-томына тулы бер язма багышлаган. “Казан кибетләре, кафе һәм рестораннарындагы чәк­чәк шәһәрдәге җанатарларга караганда да күбрәк сыман. Туристларга “җим” генә түгел, аны бөтен җирле халык ярата”.

Журналист үзенең фикерен раслап, биюче, “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батулланың сүзлә­рен китереп үткән. Аның белән мәдәни фестивальдә аралашып алган ул. Нурбәк тәм-томны һәр көн саен ашамаса да, дусларына күч­тәнәчкә бик еш сатып алуын таныган.

“Казанга бер чәкчәк өчен генә дә килергә була! Мәскәүдән 800 чак­рым юл узып булса да! Күптән түгел генә дөнья чемпионатына махсус рәвештә иң зур – дүрт тонналы чәкчәк әзерләнгән!” – дип шаккаткан ул.

Валентина Семенова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*