tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарларга үзгәртеп кору җилләрен 20 елга иртәрәк алып килгән шәхесне искә алдылар
Татарларга үзгәртеп кору җилләрен 20 елга иртәрәк алып килгән шәхесне искә алдылар

Татарларга үзгәртеп кору җилләрен 20 елга иртәрәк алып килгән шәхесне искә алдылар

Мәскәү татарлары “Штабы”нда язучы, галим Мурад Аджига (1944-2018) багышланган искә алу кичәсе оештырды. Бөтен гомерен төркиләрне өйрәнүгә, аларның бөек цивилизация тудыруын исбатлауга багышлаган галим шушы елның март аенда вафат булган иде.

Хәтер кичәсенә төрки халыкларның билгеле вәкилләре җыелды. Кичәдә кумыкларны, ногайларны, башкортларны, әзәриләрне, чиркәсләрне, кырым татарларын, башкортларны һәм әлбәттә татарларны очратып була иде. Кичәне оештыручы Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, Мурад Аджи татарлар өчен дә бөек шәхес, билгеле язучы.

“Язучының “Бердәм илнең бердәм халкы” девизы гына ни тора! Ул алып барган сәясәт бүген тагын да зуррак әһәмияткә ия. Миңа калса, бу шәхесне өйрәнү дәвам иттереләчәк һәм аның иҗатының кыйммәте төрки халыклар, шул исәптән татарлар өчен арты гына барачак” -, диде Рөстәм Ямалеев.

Мурад Аджиның якын дусты, билгеле татар җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр исә галим 1980 елларда татарларга төрки дөньяга юл ачты дип саный.

“Аның «Полынь Половецкого поля” китабы  басылгач, безнең күп нәрсәгә карышыбыз үзгәрде. Аңа кадәр төркиләрне кыргыйлар итеп кенә күрсәтәләр иде. Ә Мурад Аджи төркиләрнең бөек цивилизация тудыруын исбатлады” -, дип белдерде Гаяр Искәндәр.

Язучы, “Татар дөньясы» газеты баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев Мурад Аджи белән 1980 елларда таныша. Үзгәртеп кору чорына кадәр Мурад Аджиның һәрбер яңа китабы басылып чыгу СССР күләмендә зур вакыйгага әйләнә.

“Ул елларда төркиләр турында түгел, хәтта татар булуыңны да бик кычкырып әйтергән ярамый иде. Ә Мурад Аджи шул елларда ук төркиләрнең алдынгы дәүләтләр коруын исбатлады. Шулай ук СССР халыкларының төркиләр белән турыдан-туры бәйләнеше барлыгын курыкмыйча әйтә иде. Совет чорында бик батыр белдерүләр иде бу. Дөресен әйткәндә, Мурад Аджи татарларга үзгәртеп кору җилләрен 20 елга алданрак алып килде” -, дип саный Ринат Мөхәммәдиев.

Тарихчыны искә алу кичәсендә шулай мөфти Нәфигулла Әширов, журналист Орхан Җамал, язучы Ильяс Богатырев, академик Илдар Үтәмешев, язучының хатыны Марина Аджиева һәм башкалар катнашты. Һәркем язучының иҗаты татар халкы өчен дә әһәмиятле булуын ассызлыклап китте.

Алик Далматов

http://beznenmiras.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*