tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар”ның тәүге саны дөнья күрде
“Татарлар”ның тәүге саны дөнья күрде

“Татарлар”ның тәүге саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасы июль аеннан яңа исем белән чыга башлады.  Милләттәшләребез яратып укыган басма хәзер «Татарлар» дигән тагын да яңгырашлы исем алды. Газетаның тәүге саны инде дөнья да күрде. “Кыйблабыздан тайпылмыйча, милләтебез яшәешен, аның тарихын, мәдәниятен, гомумән, рухын яктырткан “Татарлар” булырбыз”, – ди газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи.

“Татарлар”ның тәүге санында газета укучыларын күп кенә кызыклы язмалар көтә. Сабантуйлар гөрли торган чор булуын исәпкә алып, басманың баш битен милли бәйрәмебез күренеше бизи. Баш мөхәррир сүзендә дә Сабан туеның кабатланмас рухи хәзинәгә әверелүе ассызыклана.

“Дини тормыш белән милли яшәеш аерылгысыз” булуы Финляндия ислам җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев язмасында ассызыклана.

  • “Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, мәчет төзергә тырыша” дигән борынгыдан калган әйтем бүгенге көндә дә яши. Чыннан да, кайсы төбәккә генә барсаң да, татарлар яшәгән авыллар һәм шәһәрләрдә гөрләп мәчетләр эшләп тора. Шушы мәчет тирәсендә татарларның рухи һәм милли тормышлары үтә. Мондый күренеш Финляндия җирлегендә яшәгән татар мәхәлләсенә дә хас….”, – дип яза Рамил хәзрәт. Ул татарларның ни рәвешле Финляндиягә килеп эләгүе, аларның анда ничек төпләнүе, матди нигез булдыруы хакында сөйли, тарихи вакыйгаларга һәм фактларга туктала.

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Мөнир Ерзин бөек Тукай белән бер заманда әдәбияткә килеп, үзенә лаеклы урын алган әдип Зариф Бәшири турында яза.

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимерова мәшһүр татар хатын-кызы – Зилә Маһиярова хакында яза. Ул балалар бакчасыннан башлап, мәктәп, мәгариф, югары уку йортларында татар телендә укытучы, фәнни хезмәтләр авторы, укытучыларның белемен күтәрү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге олы бүләге белән бүләкләнгән зыялы шәхес. Автор аның дәрәҗәгә ирешү баскычларына туктала.

Тагын бер шәхес – республимканың кеше әгъзаларын һәм тукымаларын ялгау-күчереп утырту үзәге җитәкчесе, Татарстанның баш урологы Ринат Галиев турында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның  “Яшәргә кушып китте” язмасында укырга мөмкин.

Газетада укучыларыбызны газета битләрендә моннан тыш та күп кенә кызыклы язмалар көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*