tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар Удмуртия башлыгыннан мәчет төзүдә ярдәм сорадылар
Татарлар Удмуртия башлыгыннан мәчет төзүдә ярдәм сорадылар

Татарлар Удмуртия башлыгыннан мәчет төзүдә ярдәм сорадылар

Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Соловьев 4 августта җирле татарлар белән очрашты.

Сөйләшү вакытында татар оешмалары вәкилләре хакимият башлыгына гозерләрен җиткерделәр.  Сүз Сарапул районындагы Уральский бистәсендә мәчет төзүдә, Можгадагы мөселман зиратына илтүче юлны төзекләндерүдә һәм Ижаудагы 9 номерлы автобус маршрутына 6 нчы санлы татар гимназиясе янында тукталыш ясауда ярдәм итү турында барды.

Татарлар Удмуртиядә яшәүчеләрнең 6,5 % (98 831 кеше) тәшкил итә. Милләттәшләребезнең күпчелеге Ижау, Глазов, Можга шәһәрләрендә, Юкаменское, Балезино һәм и Камбарка районнарында яшиләр.

Удмуртиядә Татар иҗтимагый үзәге, татарларынң милли-мәдәни автономиясе, “Иман” татар яшьләре берлеге кебек көчле милли оешмалар эшләп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*