tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татармультфильм» Әлдермештән Әлмәндәр турында халык мультфильмы төшерү проектын башлап җибәрде
«Татармультфильм» Әлдермештән Әлмәндәр турында халык мультфильмы төшерү проектын башлап җибәрде

«Татармультфильм» Әлдермештән Әлмәндәр турында халык мультфильмы төшерү проектын башлап җибәрде

“Татармультфильм” берләшмәсе народныймультфильм.рф проектын башлап җибәрә һәм шуның кысаларында Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча анимацияле фильм төшерергә әзерләнә.

30 елдан артык әлеге комедия Камал театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды. Бүген әлеге легендар геройны анимация образында яңадан торгызу мөмкинлеге туды. Заманча яңа анимация технологияләре белән төшереләчәк бу мультфильмның бюджеты 7,8 млн. сум тәшкил итә. Проектны тормышка ашыру өчен, берләшмәнең мөмкинлекләре чикле. Шуңа күрә әлеге күркәм башлангычка мәдәниятебезгә битараф булмаган, ярдәм итәргә теләгән һәрбер кеше үзенең өлешен кертә ала.

Яңа дәрәҗәдәге мультфильм

“Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмын булдыру теләге “Татармультфильм” берләшмәсендә барлыкка килде. Студиянең җитәкчесе Азат Ганиев бу комедиянең утыз елдан артык Камал театры сәхнәсендә әлегәчә күрелмәгән уңыш белән уйналуын искә ала. Тамашачы артистларны басып каршылый, күз яшьләре белән озата. Ә Шәүкәт Биктимиров тарафыннан искиткеч оста уйналган Әлмәндәр образы тулы бер эпоханың символына әйләнде.

“Комедия күп еллар Камал театрының визит карточкасы булды. Шәхсән, мин бу спектакльне күп тапкыр караган кешеләрне беләм. Соңыннан алар үзләренең балаларын һәм оныкларын алып килде. Кызганыч, бүген әлеге спектакльне Камал театры сәхнәсендә күрә алмыйбыз. Еллар узу белән, Туфан Миңнуллинның бу әсәре онытылырга да мөмкин. Моңа юл куярга ярамый. Мультфильм ярдәмендә без Әлмәндәрне халыкка кайтарып, яшь буынны да аның белән таныштыра алырбыз”, – ди Ганиев.

Мультфильм булдыру теләген драматургның кызы Әлфия Миңнуллина да хуплады. “Спектакль үз заманында халык тарафыннан бик уңышлы кабул ителде һәм һәркемнең күңеленә хуш килде, – дип сөйли Әлфия Туфан кызы. – Әлмәндәр карт үзенең тормышны яратуы, сабырлыгы ярдәмендә үлемне дә җиңә. Пьесада рух күтәренкелеге һәм тирән милли характер ята. Без шунда ук бу эшкә теләктәшлек белдердек. Мультфильмны спектакльне белүчеләр дә, яңа яшь тамашачылар да яратыр, дип ышанып калам”.

Мультфильм өстендә эш башланды: сценарие эшләнә, персонажлары әзерләнә. Ул Әлмәндәр тарихын заманча анимация теле белән сөйләячәк, дип ышандыра фильмны булдыручылар. Әсәрнең төп сюжет линияләре, һичшиксез, сакланачак.

“Безнең бурыч – әсәрнең сюжетын саклау һәм аны мөмкин кадәр халыкка аңлаешлы итеп җиткерү. Бу – Татарстанда шул дәрәҗәдәге беренче мультфильм булачак”, – ди “Татармультфильм”ның баш режиссеры Сергей Киатров.

Татарстанда 1 нче мәдәни краудфандинг

Мультипликаторлар фикеренчә, “Әлдермештән Әлмәндәр” анимацион фильмын булдыру, татар мультипликациясендә бик зур казаныш булачак, чөнки халык кертемнәреннән эшләнәсе бу мультфильм иң әһәмиятле һәм популяр әсәр буенча эшләнелә. Ләкин әлеге масштаблы проектны чынга ашыру өчен финанс ягыннан шактый күп кертемнәр кирәк. “Татармультфильм” әйтүенчә, Россия Федерациясе Мәдәният министырлыгы тарафыннан анимациянең бер минуты 300 меңнән дә артыграк булуы билгеләнгән. Әлеге исәпләүләрдән чыгып, мультфильмның бюджеты 7,8 млн. сумга бәяләнә.

Әлеге проектны меңләгән кеше хуплап, үзенең өлешен кертүенә, мультфильмны булдыручылар бер генә дә шикләнми. Бу чыннан да чынга ашса, “Әлдермештән Әлмәндәр” мультфильмы Татарстанда мондый югары масштабта беренче мәдәни краудфандинглы проект булачак.

“Без үзебезнең кертемнәрне салырга әзер, ләкин алар проектны булдыру өчен җитәрлек түгел, шуңа күрә, халык ярдәме кирәк. Краудфандинглы проект – Россиядә чагыштырмача яңа күренеш, ләкин ул зур тизлек белән популярлык казана. Башкача әйткәндә, әлеге проектларны “халыкныкы” дип әйтәләр. Проектның төп нигезе шуннан гыйбарәт, кызыксынган кешеләр, аңа финанс яктан ярдәм итәләр. Үзләренең өлешләрен кертеп, бонуслар алалар. Мультфильмны булдырырга ярдәм итү өчен, народныймультфильм.рф сайтына кереп һәм “Бонуслар” бүлегендә түләү ясый аласыз, – ди Ганиев. – Әмма краудфандинг – ул проектка ярдәм итү генә түгел, ә берләшеп, миллионлаган кешегә кызык булырлык продукт иҗат итү”.

Футболкадан продюсер “креслосына” кадәр

Проектка ярдәм итүчеләр өчен, “Татармультмильм”да бик күп бүләкләр әзерләгәннәр. Әлмәндәр сурәте төшерелгән экслюзив футболкалар, презентацион китаплар, комикслар, иҗади кичәләргә һәм рәссамнар киңәшмәсенә чакырулар. Кертеменә карап, һәркем үзенең бүләген, үзе сайлап ала алачак.

Ләкин бу әле азагы түгел. Балаларның һәм хәтта олыларның хыялларын тормышка ашыра ала торган бонуслар да бар. Әлбәттә, күбебез үзләренең исемнәрен мультфильм титрларында күрергә, яисә нинди дә булса иҗади проектның сопродюсеры булырга хыялланнадыр? “Әлмәндәр” белән моны тормышка ашырып була. Шулай итеп, бонус түләгәннән соң, үзеңнең исемеңне мультфильм титрларына кертә аласың, иҗади эш барышында син фикер алышуда катнашырга һәм хәтта сопродюсерның урынын алырга мөмкинлегең бар.

Татармультфильм турында белешмә

“Татармультфильм” берләшмәсе 2009 елда оештырыла. Ул Татарстанда бердәнбер системалы эшләүче анимацион студия. Һәр елны ул 120 минут анимация чыгара. Студияның исәбендә 80 артык мультфильм. Студияның эшчәнлеге Россия һәм халыкара фестивальләрдә – “Харьковская сирень”, “Кино – детям”, Суздальдә ачык россия анимацион кино фестивале, Казан халыкара мөселман киносы фестивале, Дөньякүләм ТЮРКСОЙ оешмасының махсус бүләгенә (призына) лаек була.

2013 елда берләшмә “Татармультфильм коллекциясе” өчен Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек булды.

2014 елда “Татармультфильм” берләшмәсе мөселман киносының 10 нчы Казан фестивалендә “Зилант әкиятләре” сериалы өчен “Иң яхшы анимация фильмы” номинациясендә Беренче призга лаек булды. “Зилант әкиятләре” трилогиясен www.tatarcartoon.ru ачык интернет каналында күрергә була, әлеге сайтта “Татармультфильмның” соңгы эшләре дә урнаштырылган.

Мультфильмнар 2012 мөселман киносының 8нче Халыкара фестивалендә Дөньякүләм ТЮРКСОЙ оешмасының махсус бүләгенә (призына) лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*