tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның нәфис сүз осталары осталыкта ярышачак
Татарның нәфис сүз осталары осталыкта ярышачак

Татарның нәфис сүз осталары осталыкта ярышачак

Ниһаять нәфис сүз жанрына да игътибар бирелә башладады. Татарның танылган сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, Рәшит Сабировлардан соң барлыкка килгән бушлык күңелдә канәгатьсезлек тудырган иде инде.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм конкурсын гамәлгә куйды. «TATAR сүзе» проектын тормышка Г.Тукай исемендәгеТатар дәүләт филармониясе тормышка ашырачак.

Г.Тукай исемендәгеТатар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белдергәнчә дә, соңгы елларда сәхнәдән телебезнең чүпләнә баруын нык тоя башлаган идек. Туган тел аһаңен, классикларыбыз, олпат шагыйрьләребезнең шигъри иҗатын сәхнәдән ишетүдән мәхрүм калган буын тәрбияләнде.

Яңа бәйге татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә, ди конкурсны тормышка ашыручылар.

Бәйгедә үзешчән һәм профессионал сүз осталары катнаша алачак. Яшь чикләве юк. Монысы инде проектның җитешсезлеге булырга да мөмкин, чөнки сәхнә яшьләрне ярата. Бәйгенең премия фонды да саллы – 1 миллион сум! Телне саклауда үз өлешләрен кертергә теләүчеләрне чыннан да кызыксындырачак, дип уйларга җирлек бар.

Беренче тур – катнашучылар [email protected] электрон адресына яки +79196900422 WhatsApp номерына үз укуларында сәнгатьле сөйләү, әдәби-музыкаль композиция, уен элементлары кергән диалоглар форматында татар классик әсәре язмасын җибәрә ала. Бәйгедә ШИГЫРЬ, ПРОЗА, МӘСӘЛ җанрында иҗат ителгән профессиональ әсәрләр катнаша. Өстенлек татарның онытылып баручы язучыларына, шагыйрьләргә бирелә. Шулай ук икенче турга узучылар белән драма артистлары мастер класслар да оештырачак.

Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр өстә күрсәтелгән электрон почтага яки WhatsApp номерына юлларга мөмкин.

Яңа конкурсның жюри төркеме дә саллы шәхесләрдән тора. Жюри рәисе –  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Айдар Фәйзрахманов; жюри рәисенең урынбасары – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев; жюриның җаваплы сәркатибе – шагыйрь, М.Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин;  жюри әгъзалары – драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов; шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова; актер,Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов; телевидение тапшыруларын алып баручы, “Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы мөхәррире Илдар Кыямов.

«TATAR сүзе» республика күләм конкурсының җиңүчеләре 2021 елның 21 февральдә, Халыкара Туган тел көнендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә игълан ителәчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*