tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның үсеш стратегиясен төзүчеләр һәр грантны татар проектларына да бирергә тәкъдим итә
Татарның үсеш стратегиясен төзүчеләр һәр грантны татар проектларына да бирергә тәкъдим итә

Татарның үсеш стратегиясен төзүчеләр һәр грантны татар проектларына да бирергә тәкъдим итә

ТР Фәннәр академиясенең Татар халкының үсеш стратегиясе проектын төзүче төркем Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка беренчел вариантны күрсәтте. Академия “Республикадагы барлык грантларда татар телендә башкарыла торган проектларга аерым урын бирү” пунктын да тәкъдим итә.

“Безнең “Татарстан Республикасының Дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” законыбыз бар, без шуңа нигезләнеп эшли алабыз”, – диде әлеге тәкъдимгә карата Милли Шура рәисе.

Гомумән алганда, ТР Фәннәр академиясенең “Татар халкының үсеш стратегиясе” проекты алты бүлектән тора һәм “Милли үзаңны ныгыту”, “Мәдәният”, “Мәгариф”, “Фән”, “Социаль-икътисади тормышны оештыру”, “Яшьләр сәясәте һәм мәгълүмати технологияләр” юнәлешләрендәге тәкъдимнәрдән гыйбарәт.

Фәннәр академиясеннән тыш, милли үсеш стратегиясенә үз тәкъдимнәрен Тарих институты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы әзерләгән.

“Киләсе пәнҗешәмбе көнне без проектларны берләштерүне башлыйбыз. Аңа кадәр һәр төркем үз проектларын эшләп бетерергә тиеш. Берләштерелгән вариант 15 гыйнварга әзер булачак һәм халыкка фикерләшү өчен тәкъдим ителәчәк”, – диде Шәйхразиев.

 

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*