tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның үсеш стратегиясендә шәһәр мәдәниятен үстерүгә аерым урын бирелергә мөмкин
Татарның үсеш стратегиясендә шәһәр мәдәниятен үстерүгә аерым урын бирелергә мөмкин

Татарның үсеш стратегиясендә шәһәр мәдәниятен үстерүгә аерым урын бирелергә мөмкин

Татарстан Фәннәр академиясе ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка Татар халкының үсеш стратегиясе вариантын күрсәтте. Әлеге проектта шәһәр мәдәниятен үстерү бурычы аерым билгеләнгән.

Документта “Шәһәр мәдәнияте – татар мәдәниятенең табигый үсеш юлы” дигән аңлатма бар, шәһәр мәдәнияте югары мәдәният буларак билгеләнә. Ул милли әдәбият, драматургия, рәсем сәнгате, кино, архитектура, заманча татар музыкасы һ.б. юнәлешләрне колачлый һәм аларны үстерү зарурлыгын искәртә.

Милли Шура рәисе, проект буенча фикер алышканда, татар халкының урбанизацияләшүен билгеләп үтте. “Стратегиядә шәһәр мәдәниятен үстерүне аерым билгеләүне дөрес дип саныйм. Статистика буенча, Татарстанда 76% халык шәһәрләрдә, 24% авылларда яши”, – дип искәртте ул.

Васил Шәйхразиев, шәһәр мәдәниятенә бурычлар куйганда, татарның сакланып калуы турында түгел, алга баруы турында уйларга өндәде. “Әгәр сүз 76% халыкның шәһәрдә татар булып сакланып калуы турында гына бара икән, димәк, без инде өлгермәгәнбез дигән сүз. Безгә алга бару турында уйларга кирәк”, – диде ул.

“Стратегиягә шәһәр мәдәниятен үстерү юнәлешен кертүне бик мөһим дип саныйм”, – диде проект буенча фикер алышканда Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев.

Шул ук вакытта Милли Шура рәисе авылның милли-мәдәни үсешен тәэмин итүнең әһәмиятен дә билгеләп үтте. “Татар авылы татар телен саклау бурычын үтәп килергә тиеш”, – диде ул.

 

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*