tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарский с Дмитрием Петровым» тапшыруы буенча дәреслек чыкты
«Татарский с Дмитрием Петровым» тапшыруы буенча дәреслек чыкты

«Татарский с Дмитрием Петровым» тапшыруы буенча дәреслек чыкты

«Татарский с Дмитрием Петровым» дәреслек форматында нәшер ителде. Бу хакта үзенең Instagram битендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин сөйләде.

«Дуслар, «Татарский с Дмитрием Петровым» хәзер дәреслек!» – диде ул.

Яңа басма татар теленең база структураларын кулланырга өйрәнергә теләүчеләргә гамәли биремнәр һәм иллюстрацияләр булган 300 битне үз эченә ала. Аны әлегә Казанда гына сатып алырга мөмкин.

Хәйруллин шулай ук якын арада программаның мобиль кушымтасы да барлыкка киләчәк, дип сөйләде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*