tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстан авазы” интернет радиосы эшли башлады
“Татарстан авазы” интернет радиосы эшли башлады

“Татарстан авазы” интернет радиосы эшли башлады

Татар музыка сәнгатенең иң матур үрнәкләре, нәфис сүз осталарының алтын тавышы, халык, эстрада җырлары – болар барысы да «Татарстан авазы» интернет-радиосында. Бу – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең яңа тәҗрибәсе. Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов әлеге яңалык турында тулырак итеп сөйләде.

Аның сүзләренчә, интернет-радио әлегә сынау буларак эшли. 13 мартта рәсми төстә эшләтеп җибәрәчәкләр. «Татарстан авазы»ның максаты да – дәүләт радиосында тупланган алтын фондны киң аудиториягә җиткерү. Тәүфыйк Сәгыйтов әйтүенчә, фондта еллар буе тупланган, худсоветлар аша үткән 57 меңнән артык музыкаль мирас саклана.

“Алтын тавышларыбыз, моңнарыбыз искереп ятмасын дидек. Бөтен нәрсә дә гадәти радиодагы кысаларга гына сыймый бит. Интернет-радиобызда исә тыңлата алабыз. Айрат Арсланов, Фоат Галимуллиннарның тавышлары, язучыларыбызны ишетергә мөмкин. Кичке сигез белән тугыз арасында көн дәвамында мөһим яңалыкларны туплап биргән тапшыруның кабатлавы була. Тәүлек буе эшли бу радио”, – дип сөйләде ул.

Моңа өстәп, көн саен кичке тугыздан соң урыс һәм Идел буе халыклары телләрендә җырлар яңгыраталар. Төнге эфирда исә зур форматтагы тапшыруларны – әдәби-музыкаль композицияләр, мәшһүрләребез белән әңгәмәләр, радиоспектакльләр ишетергә мөмкин.

Тәүфыйк Сәгыйтов әйтүенчә, интернет-радио башлангычында, тапшырулар әзерләү эшендә дәүләт радиосының журналисты Раил Садретдинов, режиссер Рамил Идиятуллин тора.

“«Татарстан» радиосы элек кыска дулкыннарда трансляцияләнә иде. Аннары бу бетте. Безне хәтта чит илләрдә тыңладылар. Интернет-радиобыз шулай ук киң аудиториягә таралыр, тыңлаучысын табар дип ышанабыз. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тыңларга мөмкин бит”, – дигән фикердә җитәкче.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*