tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан башкаласында «Казан сөлгесе – Казанское полотенце» фестивале узачак
Татарстан башкаласында «Казан сөлгесе – Казанское полотенце» фестивале узачак

Татарстан башкаласында «Казан сөлгесе – Казанское полотенце» фестивале узачак

Татарстан башкаласында бишенче мәртәбә «Казан сөлгесе – Казанское полотенце» фестивале узачак. Быел ул онлайн форматта оештырыла.

Ел саен фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзербәйҗан һәм Әрмәнстаннан 800дән артык кеше катнаша – халык җыр, бию һәм уен кораллары жанрларын соло һәм ансамбль башкаруында җиткерәләр. Алар арасында үзешчән сәнгать вәкилләре дә, профессиональ артистлар да, студентлар һәм иҗат йортларын тәмамлаучылар да бар.

«Казан сөлгесе – Казанское полотенце» халык җыр-бию сәнгатенең V Халыкара фестиваль-конкурсы 28нче августтан 30нчы августка кадәр узачак һәм гала-концерт белән тәмамланачак. Конкурска гаризаларны 25нче августка кадәр [email protected] электрон почтасы аша бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышып була.

Конкурсантлар дүрт яшь категориясендә халык җырлавы (соло), халык җырлавы (ансамбль), халык биюе (соло, ансамбль), халык уен кораллары музыкасы (соло, ансамбль) һәм халык җыр һәм бию ансамбле кебек номинацияләр буенча бәяләнәчәк.

Нәтиҗәләр 30нчы августта «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең социаль челтәрләрендә туры эфирда ясалачак.

Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге оештыручылар булып тора. Быелдан «Казан сөлгесе – Казанское полотенце» фестивале ЮНЕСКО химаясында уздырыла.

Нигезләмә

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*