tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан – Башкортстан! Шигырьгә – шигырь!
Татарстан – Башкортстан! Шигырьгә – шигырь!

Татарстан – Башкортстан! Шигырьгә – шигырь!

Башкортстан шагыйрьләре Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Равил Бикбаев, Рафаэль Сафиннар Татарстан шагыйрьләре белән гомер-гомергә аралашып, шул аралашулардан илһам,  иҗатка дәрт алып, кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Актанышта узган шигырь бәйрәме – аксакаллардан калган бу матур традицияне дәвам итү, тугандаш ике халыкның яшь иҗатчыларын берләштерү, дуслаштыру максатында оештырылды

Шагыйрьләр очрашуы Әнәк авылында, Шәрип Шәймиев музеенда башланды. Музейда кадерләп сакланган экспонатлар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның нәсел тамырлары, яшәеше-көнкүреше хакында сөйли.  Актаныш үзәгендә кунаклар өчен бу төбәкнең тарихын саклаган «Туган як» музеена экскурсия  оештырылды.

Шигъри җыен  Актаныш район мәдәният йортының Тантаналар залында узды.  Шагыйрьләр белән очрашуга Актаныш төбәгенең шигърият сөючеләре, «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары җыелды. Кунакларны Мәдәният йортының вокаль ансамбле җырлап каршы алды.

Очрашуны, сәламләү сүзе белән, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург  Данил Салихов ачты. «Гомер-гомергә Татарстан һәм Башкортстан язучылары аралашып, кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Без  – ике тугандаш халык, телебез охшаш, динебез, җырларыбыз бер. Һәрчак дус, тату яшик, бергә булганда – без көчле», – диде ул.

«Бу матур очрашуның безнең Актанышта узуы, ике республика чигендә урнашкан, татар ягының да, башкорт ягының да моңын, аһәңен сеңдергән төбәгебез өчен зур дәрәҗә. Мондый очрашуларда мәхәббәт бөреләнеп, никахка илтсә, без Агыйдел буенда туйларыгызны уздырырга дә әзербез», – диде үз чыгышында Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Диләрә Әнвәрова.

Җыенны эстафета алмашып, яшь шагыйрьләргә тасвирламалар биреп, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт һәм Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәшит Зәйнуллиннар алып барды.

Казаннан Актанышка  яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Гөлназ Газизова, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фидаил Мәҗитов, Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Алсу Сәлаховалар, Уфадан – Айбулат Сәсәнбаев, Ильяс Сагынбәк, Ислам Төхвәтуллин, Артур Габдуллин, Таңчулпан Рәсүл, Руслан Сөләйманов, Кристина Андреева-Книга, Олеся Әхмәдуллина, Гөлнара Хәлфетдиновалар килде.

Иҗатка – иҗат,   шигырьгә – шигырь килгән мондый матур очрашулар Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган чараларның соңгысы түгел. Дәвамы бар…

Татарстан Республикасы
Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*