tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан буйлап үзешчәннәр гастрольләре узды
Татарстан буйлап үзешчәннәр гастрольләре узды

Татарстан буйлап үзешчәннәр гастрольләре узды

Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында халык үзешчән коллективларының гастрольләре узды, дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгы матбугат үзәге.

Алар республиканың 46 авылында чыгыш ясадылар. Бу авылларда 2012 елда «Авыл клубы» программасы буенча яңа күпфункцияле мәдәният үзәкләре ачылган иде.

Сәяхәт графигында – билгеле бер районның билгеле бер яңа клубында шушы районның бер үз халык коллективы һәм башка районнан бер коллектив чыгыш ясый.

Барлыгы бу чарада «халык коллективы» исемен йөрткән 98 фольклор, хореография, вокал, вокал-инструменталь ансамбль, ветераннар хорлары, җыр һәм бию ансамбльләре катнашкан (2300 дән артык кеше).

Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды, оештыручылары – Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәдәният идарәләре (бүлекләре).

Мондый үзенчәлекле турның максаты – авыл мәдәни-ял итү үзәкләренең эшчәнлеген активлаштыру, үзешчән коллективларга талант ияләрен тарту, халык иҗатына этәргеч бирү, авыл халкының мәдәни тормышын җанландыру.

Концертлар 36 муниципаль районда узды.

Мәсәлән, 4 декабрьдә Әлки районының Әхмәт авылында “Әлки мишәрләре” һәм “Гөлләр” (Чистай районы Татар Елтаны) вокаль ансамбльләре чыгыш ясады.

5 декабрьдә Зәй районының Бохарай авылында “Сәвәләй” һәм “Сударушка” (Тукай районы) фольклор коллективлары концерты булды.

Бу иҗади сәяхәт 8 декабрьдә “Веснянка” украин халык вокаль-фольклор ансамбле һәм Чаллының “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*