tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан бүләге
Татарстан бүләге

Татарстан бүләге

Узган елның соңгы көннәрендә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы Удмуртия республикасындагы татар теле фән буларак укытыла торган мәктәпләргә 1000гә якын дәреслекләр бүләк итте.

Бүләкне иң беренчеләрдән булып Ижауның Г.Тукай исемендәге 6нчы гимназиясендә кабул иттеләр. Моңа кадәр татар теленә өйрәтү өчен кирәкле дәреслекләргә кытлык булуын ассызыкладылар укытучылар. “Без бу китапларны бик көттек, чөнки кайбер сыйныфларда китаплар юк иде. Шуңа да безнең өчен бу дәреслекләрнең кайтуы бик зур куаныч”, — дип сөйләде татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Дәреслекләргә Ижауның 97нче мәктәбе укытучылары да сөенде. Монда башлангыч һәм урта сыйныфларда татар телен фән буларак атнага ике сәгать, 8-9нчы сыйныфларда бер сәгать укыталар. Туган телне барлыгы 236 бала өйрәнә. “Балаларны ике төркемгә бүлеп укытабыз. Татар телен яхшы белгәннәргә һәм телне яңа гына өйрәнә башлаганнарга бүләбез. Бу китаплар буенча укытуның нәтиҗәсен бер елдан соң әйтә алырбыз дип уйлыйм”, — диде 97нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Шакирова.

“Дәреслекләр татар теле фән буларак укытыла торган мәктәпләргә таратылачак. Бигрәк тә, Балезино һәм Юкамен районнары мәктәпләренә дәреслекләр җитми иде. Быел бик күп әлифбалар килгән. Аларны без татар теле курсларын оештыручыларга да тапшырырга телибез. Элек дәреслекләрне укытучылар төзегән исемлек буенча җибәрмиләр иде. шунысы сөендерә: бу юлы исә барысы да кирәкле дәреслекләр”, — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

“Удмуртиядә милли мәгарифне алга алып бару, аны үстерү бик мөһим. Шуңа күрә без – милли оешмалар – моңа күп игътибар бирәбез. Мәсәлән, 2020-2021нче уку елында Ижау, Можга, Глазов, Сарапул шәһәрләрендә, Уральский поселогында татар теле курслары оештырылды. Мәктәпләргә дәреслекләрнең кайтартылуы балаларга ныклы, төпле белем бирүдә зур ярдәм булачак”, — диде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин.

Төсле, матур китапларны балалар да яратты. Милли оешма җитәкчеләре дә, укытучылар да Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Мәгариф Министрлыгына зур рәхмәтләрен җиткерәләр.

Эльвира Хуҗина
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*