tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан чәкчәге “Россия тәм-томнары” бәйгесендә катнаша
Татарстан чәкчәге “Россия тәм-томнары” бәйгесендә катнаша

Татарстан чәкчәге “Россия тәм-томнары” бәйгесендә катнаша

Бәйгенең “Тәм-том янәшәбездә” (“Вкусное рядом”) номинациясендә Лаеш районында пешерелә торган милли кондитер ризыгы – чәкчәк катнаша. Биредә чәкчәк элек-электән сакланып килүче рецепт буенча пешерелә: йомшак камырдан ясалган юка токмачлар майда кыздырылып, баллы кайнар катнашма белән укмаштырыла.

Лаеш икмәк заводына 1974 елның ноябрендә нигез салынган. 2004 елда “Лаеш  азык-төлек комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә әйләнгән. Предприятие елына 500 тоннадан артыграк продукция җитештерә. Болар – икмәк-күмәч, милли камыр ризыклары, чәкчәк, кош теле, йомыркадан өй токмачы, куас, тортлар һ.б. Лаеш чәкчәген җәмгыятьнең Казан шәһәре һәм Лаеш районындагы фирма кибетләреннән, шулай ук hleb-laishevo.ru сайты аша заказ биреп сатып алырга мөмкин.

Беренче тапкыр уздырыла торган “Россия тәм-томнары”  төбәкләр брендлары илкүләм бәйгесендә катнашу өчен илнең 60тан артыграк төбәгеннән 290нан күбрәк гариза алынган инде. Төбәкләр аш-су ягыннан  үзләренең “визит карточкалары” булып торган яки әле кулланучыларга бигүк таныш булмаган, әмма бик тә өметле бредларын тәкъдим иткән.

Гаризалар саны буенча лидерлар бишлегенә Татарстан да кергән. Безнең республика гадәттәге тәм-томнар, эчемлекләр, камыр ризыклары, шулай ук затлы ит ризыклары тәкъдим иткән.

Бәйгегә гаризаларны 9 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр “Вкусы России” бәйгесе порталында халык тавыш бирүе узачак. Шуннан соң белгечләр иң яхшы төбәк брендларын билгеләячәк. Бәйгегә декабрь урталарында йомгак ясала.

Проектта катнашучыларның һәммәсе федераль ярдәм программасына кертелеп, хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мөмкинлегенә ирешәчәк, ә җиңүчеләргә – товарларын сату, таныту буенча  ярдәм ителәчәк.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*