tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Нижневартовск шәһәренә килеп җитте
Татарстан делегациясе Нижневартовск шәһәренә килеп җитте

Татарстан делегациясе Нижневартовск шәһәренә килеп җитте

Бүген, 23 ноябрьдә Милли Шура Рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация Ханты-Манси автоном округына – Нижневартовск шәһәренә килде.

Делегация составында: Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты баш референты Рамил Хафизов һәм башкалар.

Көн буена татарстанлылар Нижневартовск шәһәрендәге татарлар һәм мөселманнар тормышы белән танышачак. Иртәгә – Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Сәфәрнең программасы турында тулырак мәгълүмат:

https://tatar-congress.org/yanalyklar/strezhevoy-beyremge-ezerlene/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*