tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Новосибирскта үтәчәк Федераль Сабан туе мәйданын карады
Татарстан делегациясе Новосибирскта үтәчәк Федераль Сабан туе мәйданын карады

Татарстан делегациясе Новосибирскта үтәчәк Федераль Сабан туе мәйданын карады

2019 елның 8 июнендә Новосибирск өлкәсендә ат чабышлары һәм Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты, ә 9 июнь көнне Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак. Хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессының  Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе киләсе елда Федераль Сабан туе үтәчәк мәйданны карады, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук делегация составында Түбән Кама байоны башлыгы А.Р.Метшин, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең Беренче урынбасары Д.Ф. Шакиров, Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре бар. 

Татарстан кунаклары шулай ук  бүген Новосибирск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Ю.Ф.Петухов җитәкчелегендәге оештыру комитеты утырышында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*