tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика авылларына иҗади марафонга чыга
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика авылларына иҗади марафонга чыга

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика авылларына иҗади марафонга чыга

Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле 2014 ел дәвамында республика авыл җирләрендәге максатчан программа буенча төзелгән Мәдәният йортларына концертлар белән барачак. Шулай ук муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр өчен коллективның әйдәп баручы артистлары белән иҗади очрашулар уздыру, балалар һәм яшьләр өчен вокал, хореография буенча осталык дәресләре үткәрү планлаштырыла.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле республика буенча гастроль турын 28 гыйнвар көнне Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылыннан башлап җибәрә, 29ы исә шушы районның Олы Норсы авылы халкын сөендерә. Аннары артистлар 3 февральдә Биектау районына, 4е Балтач районы Әтнә авылына, 5е Саба төбәгенә бара, 28 мартта – Балык Бистәсе районына, 29ы – Лаеш районына. Апрельдә исә авылларда 4 концерт була: 3ендә Тукай, 4ендә Буа, 29ында Питрәч, 30ында Апас районнары халкы әлеге дан казанган ансамбль чыгышларын карый, очрашуларда катнаша ала. Һәрхәлдә, ансамбльнең якын арага төзелгән гастроль туры графигы шундый.

Әлеге проект, авыл җирлекләрендә мәдәниятне үстерү максатында, булдырылган. РФ Президенты игълан иткән Мәдәният елын һәм ТР Президентының “2012-2014 елларда ТР районнарында авыл Мәдәният йортлары төзү” республика программасын гамәлгә ашыру турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында ТР Президенты карамагындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды тарафыннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә концерт марафоны уздыру хакында шундый карар кабул ителгән.

Миләүшә Низаметдинова, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*