tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан егете WorldSkillsта мобиль кушымталар ясау буенча беренче булды
Татарстан егете WorldSkillsта мобиль кушымталар ясау буенча беренче булды

Татарстан егете WorldSkillsта мобиль кушымталар ясау буенча беренче булды

Татарстан спортчысы Тимерлан Рәхмәтуллин Future Skills “Мобиль кушымталар эшләү” компетенциясендә беренче булды.

“Ярышларда барысы да килеп чыкты, мин бик шат. Бу чемпионатта мин 5 килограммга ябыктым, кире җыярмын дип уйлыйм”, – диде “Татар-информ” журналистына чемпионат җиңүчесе.

WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр дөнья чемпионаты программасына югары технологияле җитештерү һәм цифрлы икътисад шартларында ихтыяҗ булган перспективалы һөнәрләр буенча Future Skills ярышлары кертелде.

Future Skillsның 25 компетенциясе буенча ярышлар дөнья чемпионаты зачетыннан тыш уздырылды. Аларда 17 илдән 170 кеше катнашты. Аларның һөнәри осталыкларын 100 дән артык Россия һәм чит ил экспертлары бәяләде.

Әдилә Зыятдинова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*