tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанлылар Башкортстанда Фатих Кәрим музеен төзекләндерәчәк
Татарстанлылар Башкортстанда Фатих Кәрим музеен төзекләндерәчәк

Татарстанлылар Башкортстанда Фатих Кәрим музеен төзекләндерәчәк

Татарстан Республикасы Башкортстанның Бишбүләк районындагы Фатих Кәрим исемендәге музейны төзекләндерергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” агентлыгы.

Татарстан Милли музее белгечләре Фатих Кәрим исемендәге музейның яңа экспозициясен булдыруны үз өстенә алачак.


«Безнең белгечләр тарафыннан музейга капиталь ремонт кирәк дигән карар кабул ителде. Безнең Милли музей белгечләре катнашында бөтенләй яңа экспозиция оештырылачак», — диде Дамир Натфуллин.

Реставрация татар язучысының тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Фатих Кәримнең яңартылган музеен ачу 30 августка планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*