tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан фермерлары Бөтенроссия съездында авылдагы эш мөмкинлекләре турында сөйләшәчәк
Татарстан фермерлары Бөтенроссия съездында авылдагы эш мөмкинлекләре турында сөйләшәчәк

Татарстан фермерлары Бөтенроссия съездында авылдагы эш мөмкинлекләре турында сөйләшәчәк

19-20 февральдә Мәскәү мэриясе бинасында Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXX юбилей съезды уза. Форумда катнашучылар фермерлыкны һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү проблемаларын караячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров сөйләде.

“Алдагы ике көндә Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXX юбилей съезды булачак, шуңа күрә без анда утыз ел эчендә башкарылган эшләр, фермерларның авыл территорияләрендә ил дәрәҗәсендә кертелгән өлешләре, быел эшләнергә тиешле эшләр, фермерларның эш мөмкинлекләре, авыл территорияләре буенча үзгәртергә кирәкле законнар турында сөйләшәчәкбез”, – диде Камияр Байтемиров.

Ул съезд катнашучыларының иртәгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы, Икътисадый үсеш һәм Финанс министрлыклары белән очрашачакларын әйтте. “Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 май указында 5-6 тезис бар. Без өстәмә тезислар тәкъдим итмибез, без шул указны 2024 елга кадәр эшкәртергә кирәк дибез. Әйтик, андагы бер пунктта “Фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү системасын булдырырга кирәк” дигән.

Инде 30 ел үтте, ә без бердәм системаны әле дә булдырмадык. Без аны эшләргә телибез, әмма кисәк кенә ни өчендер бөтен карарлар юкка чыга. Фермерлар авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын эшләтә калган очракта, алар барысы да бер системада каралырга тиеш. Ул кооперативларны дәүләт кабул итә икән, аларның барысы өчен дә бер закон эшләргә тиеш”, – диде Камияр Байтемиров.

Татарстан Республикасыннан Россиянең Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXX юбилей съездында 25 делегат, шул исәптән КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре, авыл хатын-кызлары (фермерлары) берлеге һәм Аграр ревизия берлеге вәкилләре катнаша.

  • АККОР съезды эшендә Россиянең барлык төбәкләреннән 800ләп делегат, федераль дәүләт хакимияте органнары, РФ субъектларының АПК идарәсе органнары вәкилләре катнаша.

 

Татар-Информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*