tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан гүзәле сайланды
Татарстан гүзәле сайланды

Татарстан гүзәле сайланды

Бүген, 20 сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узды. Бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашты.

Алар:

Инзилә Шәрәфуллина, Апас муниципаль районы;

Ләйсән Мусина, Теләче муниципаль районы;

Миләүшә Зарипова, Лаеш муниципаль районы;

Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе муниципаль районы;

Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;

Разилә Хәсәншина, Чистай муниципаль районы;

Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй муниципаль районы;

Гөлназ Хәмитова, Азнакай муниципаль районы;

Лиана Антонова, Сарман муниципаль районы;

Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;

Гөлназ Гатина, Чирмешән муниципаль районы.

Кызларның гүзәллеген, уңганлыкларын, сәләтләрен түбәндәге жюри бәяләде:

Жюри рәисе Сөнгатуллина Зилә Даян кызы – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор;

Идрисова Кадрия Рәес кызы – Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе;

Фәтхуллин Рәшит Самат улы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Профессиональ сәнгать һәм сәнгати мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары;

Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры;

Закирова Чулпан Ринат кызы – Татарстан Республикасының халык артисты, «KAZAN» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе;

Закирова Ләйсән – «Зө-Ләй-Лә» триосы җырчысы;

Яруллин Тәбрис Мөдәрис улы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Татарстан буенча финалда катнашкан кызларны мәртәбәле жюри “Иң камил кыз”, “Иң зирәк кыз”, “Иң сөйкемле кыз”, “Иң нәзәкатьле кыз”, “Иң гүзәл кыз”, “Иң илһамлы кыз”, “Иң серле кыз”, “Иң нурлы йөзле кыз”, “Иң сәләтле кыз”, “Иң җитез кыз”, “Иң тырыш кыз” номинацияләрендә бүләкләде. Кызларның барысына да  көмеш беләзекләр  һәм дипломнар тапшырылды.

“Казансылу” исеменә Чирмешән кызы Гөлназ Гатина лаек булды. Аңа Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, көмеш ука белән чигелгән калфак һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Гөлназ Уфада узачак “Татар кызы” халыкара бәйгесендә Татарстан данын яклаячак. Уңышлар аңа.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*