tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан һәм Дагыстан “Россия – Ислам дөньясы” милли премиясен бүлеште
Татарстан һәм Дагыстан “Россия – Ислам дөньясы” милли премиясен бүлеште

Татарстан һәм Дагыстан “Россия – Ислам дөньясы” милли премиясен бүлеште

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы ахырында Татарстан Республикасы Президенты һәм Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” милли премиясен тапшырды. Премия ел саен утырышта ислам турында белем тарату һәм арттыруга керткән өлеш һәм Россия халыклары арасында үзара аңлашу казанышлары өчен тапшырыла, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

2018 елның 25 октяберендә конкурс эшләрен кабул итү тәмамланган. Россия Фәннәр академиясе академигы Виталий Наумкин рәислегендәге жюрига быел 34 гариза кергән.

Татарстаннан премия “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллинга экстремизм юнәлешенә каршы булган социаль роликларны үз эченә алган “Мөһим мәсьәлә турында гади генә” (“Просто о главном”) фильмы өчен тапшырыла.

Премиягә шулай ук Дагыстан вәкиле Хаҗиморад Рәҗабов динара диалог мәдәниятен пропагандалау һәм үзара хөрмәтне һәм тынычлыкны ныгытуга багышланган “Кеше һәм иман” (“Человек и вера”) документаль проекты белән лаек була.

“Россия – Ислам дөньясы”ның Икенче премиясе – Е. М. Примаков исемендәге халыкара премия шундый ук казанышлары өчен чит ил массакүләм-матбугат чаралары вәкилләренә бирелде.

Бәйге әле тәмамланмаган, гаризалар 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Хәзерге вакытта премия алуга өч дәгъва кылучыдан 8 эш тәкъдим ителгән. Аның икесе гарәп, берсе инглиз телендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*