tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан имам-мөхтәсибләре иске имлә һәм хәзерге татар әдәби теле буенча белемнәрен ныгытты
Татарстан имам-мөхтәсибләре иске имлә һәм хәзерге татар әдәби теле буенча белемнәрен ныгытты

Татарстан имам-мөхтәсибләре иске имлә һәм хәзерге татар әдәби теле буенча белемнәрен ныгытты

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 25-нче көнендә (11-нче ноябрьдә), Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен белем арттыру курслары дәвам итте. «Волга» яшьләр үзәгендә хәзрәтләр иске татар язуы (иске имлә) һәм хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча белемнәрен ныгытты.

Беренче дәресне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Ул дәрес барышында гарәп алфавитына нигезләнгән, ун гасыр дәвамында кулланылышта булган татар язуы тарихы белән таныштырды. Татарстан мөфтие урынбасары, имамнар, дин әһелләре өчен әлеге графиканы өйрәнүнең әһәмиятен ассызыклап, иске имләдә дини һәм милли мирасыбызга караган бик күп китаплар, хезмәтләр язылуын әйтеп үтте: «Динебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны тирәнтен өйрәнергә теләсәк, гарәп әлифбасына нигезләнгән иске язуыбызны өйрәнмичә торып, уңай нәтиҗәләргә ирешмәячәкбез. Рухи тамырларыбыздан өзелергә теләмибез икән, халкыбызның тарихи үткәнен белергә һәм гадел яктыртырга телибез икән, без гарәп хәрефләренә нигезләнгән тарихи язуыбызны онытырга тиеш түгелбез».

Рөстәм хәзрәт татар халкында кулланылган гарәп графикасын өйрәнүгә ихтыяҗ зур булуын әйтте: кабер ташлары, метрика кенәләре, тарихи документлар, дини хезмәтләр иске имләдә язылган. Рөстәм хәзрәт,  иске имлә хәрефләрен имам-мөхтәсибләргә язып күрсәтеп, мисаллар китерде.

Икенче дәрес хәзерге татар әдәби теле кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды. Дәресне педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова башлап җибәрде. Ул сөйләмә тел һәм чыгыш ясау теле үзенчәлекләрен аңлатып үтте, татар әдәби теле нормаларын бозучы төп мәсьәләләргә тукталды. Мөгаллимә көнкүрештә телне сафландыру һәм саклау өчен әдәби китаплар укырга, гаиләдә татарча аралашырга, татар дини, иҗтимагый, сәяси, мәдәни вакыйгалардан хәбәрдар булырга киңәш итте. Мөгаллимә хәзерге сөйләм телендәге төп хаталарга тукталды. Тел чисталыгы һәм сүз басымы буенча төп кагыйдәләрне педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова аңлатты.

Бүген ахшам намазыннан соң ТР МДН Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм Нургалиев ислам динендә бурыч-әҗәтләр темасы буенча дәрес үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган белем арттыру курслары Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*