tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты иң күп сатыла торган китап исемнәрен атады
Татарстан китап нәшрияты иң күп сатыла торган китап исемнәрен атады

Татарстан китап нәшрияты иң күп сатыла торган китап исемнәрен атады

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин иң күп сатыла торган китапларны атады. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Быел Абдулла Алиш әсәрләре рус һәм татар телләрендә, Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле”се аерым-аерым китаплар булып чыкты. Бүгенге көндә алар иң күп сатыла торган китаплар булып тора. Моның сәбәбе – аның бәясе бик арзан. Без аны махсус шулай эшләдек. Тиражын зур итеп куйгач, бүгенге көндә аның бәясе беркем ышанмаслык 70 сум гына. Сыйфатын үзегез карап бәяли аласыз. Бу – Татарстан китап нәшриятының легендар рәссамы Байназар Әлменов рәсемнәре белән яңадан бастырылган китаплар”, – диде Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстан китап нәшрияты директоры сүзләренчә, “Секреты татарской кухни”, “Сөембикә” альбомы, Татар тарихы, Татарстан халыклары әкиятләренә дә ихтыяҗ бар.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*