tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан композиторы Зөлфия Рәүпова the New York Times ның телепроектында катнашты
Татарстан композиторы Зөлфия Рәүпова the New York Times ның телепроектында катнашты

Татарстан композиторы Зөлфия Рәүпова the New York Times ның телепроектында катнашты

Әлеге проект кысаларында төшерелгән документаль фильм «Исламның яңа төсмере. Made in Moscow» дип атала. Режиссеры – Наталья Осипова.

Фильмда Мәскәүнең мөселманнар тормышына стереотиплардан азат бер караш белән карарга тырыша. Модельер Резеда Сөәейман, PR белгеч Наталья Нармин (Ичаева) һәм композитор Зөлфия Рәүпова җәмгыятьтә Исламның тоткан урыны, мөселманнарга карата булган негатив караш хөкем сөрүе турында фикер йөртәләр.

Фильм бу атнада күрсәтелә башлады. Аны the New York Times ның рәсми сайтында карап була.  Премьерадан соң берничә көн үтүенә карамастан фильм зур кызыксыну уятты. Бүгенге көндә аны меңнән артык кеше караган, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы рәсми сайты.

Фото: sobaka.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*