tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате
Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын йөрәктән республикабыз өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Конституция көне белән тәбриклим.

Без инде егерме ике ел буена Татарстан Республикасы Конституциясе гражданнар хокукларын нәтиҗәле яклый торган шартларда яшибез һәм эшлибез. Ул икътисадның ныклы нигезе булып тора һәм дәүләт, һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә.

Татарстан өчен федераль үзәк белән мөнәсәбәт, республикабызның күп милләтле Россия дәүләте составындагы статусын хокукый беркетү бик мөһим. Монда Татарстан Конституциясендә расланган Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә зур роль уйный.

Без Россия җитәкчелегенә республиканың иҗтимагый һәм икътисадый үсешенә һәрчак ярдәм итүләре өчен рәхмәтлебез. Татарстанның Россия Федерациясе дәүләтчелеген һәм халыклар бердәмлеген ныгытуга керткән өлеше алда да зур булыр дип ышанам.

Хәзерге шартларда Татарстан Республикасы Конституциясенең иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үсешендә уйнаган уңай роле ачык күренә. Республиканың Төп законында билгеләнгән барлык милләтләрнең һәм социаль группаларның тигезлеге принциплары иҗтимагый-сәяси тотрыклылык нигезе булып тора.

Безнең өчен татулык һәм бердәмлек бик кадерле. Җәмгыятебездә тотрыксызлык һәм меңләгән гаепсез корбан китерүче низаглар артканын күрәбез. Шуңа күрә илебездә, туган республикабызда тыныч тормыш алып бару һәм уңышлы үсү өчен шартлар тудыру — барлык хакимият органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының һәм бөтен кешенең бәхәссез бурычы.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстанның Төп законы, башка хокукый актлар кебек үк, барлык гражданнарыбыз мәнфәгатьләрен искә алып эшләнелде һәм кабул ителде.

Конституция безне ватанпәрвәр булырга өйрәтә.

Безгә бирелгән киң хокуклар һәм шәхес иреге югары хокукый һәм гомуми культура, җәмгыятебезнең киләчәге өчен барыбызның һәм һәркемнең җаваплы булуын аңлауны таләп итә. Законнарны белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына Конституция нәтиҗәле эшләячәк.

Кадерле дуслар, сезгә иминлек, муллык, хезмәтегездә һәм иҗатыгызда уңышлар, җәмгыять тормышында якыннан катнашуыгызны телим.

Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*