tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан көрәшчеләре Идел буе Кубогын яуларга китте
Татарстан көрәшчеләре Идел буе Кубогын яуларга китте

Татарстан көрәшчеләре Идел буе Кубогын яуларга китте

Бүген бер төркем Татарстан көрәшчеләре Башкортстанга -Нефтекамск каласына юл тотты. Идел буе Кубогы өчен бездән кемнәр көрәшәчәк соң?

Нефтекамск каласында Россиянең көрәш федерациясе календаренә кертелгән яңа турнир — Идел буе Кубогы старт ала. Әлеге ярышны Димитровград шәһәрендә уза торган Идел буе шәһәрләре турниры белән бутарга кирәкми. Нефтекамскидагы бәйгедә Татарстаннан да шактый гына көрәшчеләр юл тоткан: Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Ринат Миннегалиев, Азат Кавиев, Марат Миначев, Ранис Гыйләҗетдинов, Риназ Гарипов, Рөстәм Сәләхов, Нәфис Галиев, Руслан Хәмидуллин.

Шулай ук әлеге бәйгедә катнашырга дип, 2000-2001 елларда туган яшь көрәшчеләр дә киттеләр: Инсаф Габдрахманов, Тимур Милютин, Салават Гәрәев, Алмаз Сәетов, Тимерхан Амерханов, Илдар Хәбибуллин, Зиннур Мостафин, Рөстәм Ханов, Наил Низамов.

Шунысын да искәртик: ярышлар шәхси-команда статусына ия. Шунлыктан безнең бер төркем көрәшчеләребез Татарстан командасы данын якласа, калганнары шәхси беренчелектә бил алышачак.

Тренерлар булып бездән Илдар Ермолаев һәм Илһам Волков бара. Судьялар булып Әүхәт Мөхәммәдиев белән Динар Зиннәтуллин. Команданың җитәкчесе — Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*