tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан кызы “Таврида-АРТ” фестивалендә 390 мең сум грант откан
Татарстан кызы “Таврида-АРТ” фестивалендә 390 мең сум грант откан

Татарстан кызы “Таврида-АРТ” фестивалендә 390 мең сум грант откан

Татарстаннан Камилә Шәмсетдинова “Таврида-АРТ” фестивалендә “Игелек тудырып” социаль-хәйрия проекты белән 390 мең сум грант откан. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте. Россиядә беренче иҗат берләшмәләре фестивале 23-25 августта Крым Республикасының Судак шәһәрендә үтте.

“Фестивальдә катнашучылар өчен төрле идея һәм проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән аерым грант конкурсы булды. Татарстаннан берничә проект грант отты, шул исәптән минем “Игелек тудырып” проектыма 390 мең сум бирелде. Социаль-хәйрия проект сентябрьдән тормышка ашырыла башлаячак”, – дип сөйләде Камилә Шәмсетдинова.

Фестивальдә катнашучы әйтүенчә, “Таврида” – идеяләрне тормышка ашыру өчен идеаль мәйданчык. Биредә күп санлы экспертлар эшли, алар һәркемнең теләсә нинди идеясенә ярдәм итәргә әзер. Идея нибары дөрес рәсмиләштерелергә генә тиеш. “Моннан тыш, фестивальдәге бик күп фикердәшләр дә сиңа ярдәм итәргә әзер”, – дип уртаклашты Камилә.

Фестивальдә чакырылган артистлар, йолдызлар бик күп булган. “Программа бөтенләй төрле иде. Фестивальдә һәр теләгән кеше күңеленә ятышлы шөгыль таба, музыка тыңлый, бии, яраткан башкаручысын күрә алды. “Таврида” – ул һәркайсын берләштерә һәм һәркайсына яраклаша торган урын. Фестивальдә активлык бик күп иде. Анда бернинди дә чикләүләр юк: ошаган җиреңә барасың, ошаган нәрсәңне аласың”, – дип бәяләде фестивальне Камилә.

Динә Йосыпова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*