tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрү вакыты билгеле
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрү вакыты билгеле

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрү вакыты билгеле

4 июньдә бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Татарстан Республикасының барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак, балалар өчен бәйрәм чаралары узачак. Моннан тыш, Диния Нәзарәте бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәклеге турында исә төшерә. Быел фитыр сәдакасы бер кешедән – 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан –  600 сум күләмендә билгеләнде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы карарына нигезләнеп, Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре 6.30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге 07.00-гә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә.

Шулай итеп, төп бәйрәм чарасы – Ураза гаете башкалабыз Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 30 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар.

Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Чараның иң зурысы 4 июнь көнне көндезге сәгать 13.00дә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Биредә «Рамазан Фест» дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылачак. Шәһәркүләм чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстанда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*