tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Милли музеенда Рабит Батулланың юбилеена багышланган Әдәби салон утырышы була
Татарстан Милли музеенда Рабит Батулланың юбилеена багышланган Әдәби салон утырышы була

Татарстан Милли музеенда Рабит Батулланың юбилеена багышланган Әдәби салон утырышы була

Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә торган 18 майда 15.00 Татарстан Милли музеенда  Әдәби салон утырышы була. Ул  Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге  дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батуллага багышланган.

Язучы Рабит Батулла (Роберт Мөхлисович Батуллин ) үзенең  күпкырлы иҗаты, җәмгыятьтәге актив позиция белән билгеле, музейның якын дусты булып санала, аның чараларында даими  катнаша, музей коллекцияләрен тулыландырырга ярдәм итә.

Әдәби салон утырышында Р.Батулла иҗатын сөючеләр, дуслары һәм хезмәттәшләре очрашачак.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*