tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Бөтенроссия голамәләр берлеге төзеләчәге турында белдерде
Татарстан мөфтие Бөтенроссия голамәләр берлеге төзеләчәге турында белдерде

Татарстан мөфтие Бөтенроссия голамәләр берлеге төзеләчәге турында белдерде

Татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия форумында чыгыш ясаган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгарда Ислам академиясе тезелеп килүе турында хәбәр итте. Аның төп оешмаларның берсе – Бөтенроссия голамәләр берлеге булачак.

Берлеккә дини югары белемле, гарәп телен камил белүче, Россиядә тыелган оешмалар белән бәйләнмәгән, Россия ватандашы булган тирән белемле мөселман дин белгечләре керәчәк. Берлек дини һәм сәяси сорауларны чишү, тиз арада хәл итү өчен фәтвалар чыгаручы төп дини-фәнни орган булыр дип күзаллана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*